Ләйлә Забавская һәм аның әнисе белән без алар Ленинград өлкәсеннән кайткач очраштык.
– Хәсән Уразмәтовның алты улы һәм биш оныгы сугышка алынган. Нибары ике улы – Мохтар белән Шәйслам һәм, бәхеткә, барлык оныклары – әниемнең бертуганнары исән-сау кайтканнар. Биарслан, Шәмсувар һәм Галиарсланның (ул сугыштан соң өенә кайтса да Урта Азиягә, гаиләсе янына китеп бара, чөнки фронтка шуннан алына, кызганычка каршы, 1947 елда яралардан вафат булган) кайда күмелгәннәрен әлегә кадәр белмибез. 2018 елда мин максатчан рәвештә эзләү эшләрен башладым. «Память народа», «Дорога памяти», «Книга памяти» сайтларына һәм «Мемориал» гомуми мәгълүматлар банкына хәбәрсез югалган туганнарыбызның исем-фамилияләрен язып, табарга ярдәм итүләрен сорап яздым. Кайбер документларны таптым, эзләнүләр Ленинград өлкәсенең Кириш районына барып тоташты, – дип тәҗрибәсе белән уртаклашты Ләйлә.
Аннан соң ул бу вакытта нәкъ менә шул төбәктә эшләүче эзтабарлар белән аралашырга теләп, алар белән элемтәгә чыга. Шул ук 2018 елда интернетта «Небо Ленинграда» отрядына тап була һәм аның җитәкчесе Евгений Халамовка үтенечен җибәрә. Эзләүләр башлана... Тик документларда зур буталчыклык булуы ачыклана.
– Ни өченме? Чөнки русларга мөселман фами-лияләрен һәм исемнәрен истә калдырып, дөрес итеп язу бик авыр бирелгән. Өстәвенә, ул вакытта түбән сыйфатлы кәгазьгә кара белән язганнлар, язулар вакыт узу белән җуелып бетә язган. Безнең туганыбызның исеме Шаһидулла Хәсән улы Уразмәтов, ул 1905 елда Чишмә районында туган. Гаиләдә аны Шаит дип йөрткәннәр. Госпитальләрдә тутырылган төрле документларда һәм эзләүчеләр тапкан башка язмаларда ул Шаит, Шаид, Шанет һәм хәтта Иван, Уризмитов, Уразитов дип язылган. Табылган барлык документларда аның әтисенең исеме, туган урыны һәм хатынының исеме генә туры килә. Аларның берсендә, мәсәлән, «Уразмитов Иван Хасанович, место рождения – деревня Суняево Чишминский район» дигән язма бар.
2020 елга кадәр без эзтабарлар белән берлектә аның Ленинград өлкәсе Мгинский районындагы Көнбатыш бараклар янындагы күмелергә ихтимал булуы турында архив мәгълүматларын таптык (санитар җирләү). Ләкин эзләү уңышлы тәмамланмады, кулыбызда карта булуга карамастан, төгәл урын табылмады, – дип сөйләде Ләйлә.
Аннары СОVID-19 пандемиясе сәбәпле чикләүләр, озак та үтми махсус хәрби операция башлана. Әлеге мәсьәлә белән шөгыльләнүче Евгений Халамов үз теләге белән Рәсәй мәнфәгатьләрен якларга хәрби операциягә китә.
– Һәм, ниһаять, 2025 елның гыйнварында электрон почтага күптәннән көтелгән хат килә – «Хәтерлисезме, сез Шаһидулла Хәсән улы Уразмәтов турында сорап мөрәҗәгать иткән идегез. Без ул җирләнгән урынны таптык. Шушы телефон саннары буенча безнең белән элемтәгә керегез...» дип язылган иде анда. Мин хатны укыдым да елый башладым. Күңел түрендәге хатирәләр уянды. Соңгы көннәренә кадәр әтисе Шаһидулла турында хәбәр көткән Фәнил абый исемә төште. Әтисе сугышка киткәндә аңа нибары 5 яшь булган. Туган-тумачалар бергә җыелган вакытларда ул күз яшьләре белән әтисе җирләнгән урынны табарга теләвен сөйли иде. Кызганычка каршы, үзе исән чакта таба алмадык, – диде Ләйлә.
Ачыклануынча, хәрби операциягә киткән эзтабар Евгений Халамов авыр яралана һәм госпитальдә озак вакыт дәвалана, әмма вакытын юкка үткәрәсе килмичә мәгълүматларны чагыштырып карап, интернеттагы архивларны өйрәнә һәм кирәкле мәгълүматка тап була.
«Хәбәрсез югалган сугышчыларны эзләүче эзтабарлар узган елда яугирләр җирләнгән урыннан исем-фамилия язып салынган бер капсула тапканнар, бу мәгълүматлар буенча архивтан солдатның исем-фамилиясе, туган урыны, елы язылган, һәм берәр нәрсә була калса, кемгә дә булса (мәсәлән, хатынына) хәбәр итү өчен, аның исеме хатасыз язылырга тиешле бердәнбер документ – похоронка табылган. Һәм анда солдат күмелгән урын – Липовик үзәне күрсәтелгән. Исемлекләрне чагыштыра башлагач, алар белән бергә күмелгән һәм хәбәрсез югалган 106 кешенең фамилиясе ачык-ланган, алар арасында чишмәле Шаһидулла Уразмәтов та бар.
– Бу хәбәрне күпсанлы туганнарыма җиткергәч, барыбыз да елаштык һәм
Бөек Ватан сугышы елларында хәбәрсез югалганнарны эзләүгә гомерләрен багышлаган эзтабарларга чиксез рәхмәтләребезне җиткердек. Бу гаять зур эш, – ди Ләйлә.
Ел саен 6 майда – яугирләрне яклаучы, җиңү алып килүче Георгий көнендә сугышта югалган солдатларның җәсәдләре җиргә тапшырылган көнне Ләйләне дә Шаһидулла Уразмәтовның оныгы Ильяс Уразмәтов белән истәлекле чарага чакырганнар. Алар Ленинград өлкәсенең Кириш районындагы Урочище Липовик дип аталган совет солдатлары җирләнгән урында булып кайтканнар.
– Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде: безне җылы каршы алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар. Дулкынландыргыч та, тантаналы да халәт булды. Солдатларның калдыклары күчереп, туганнар каберлегендә җирләнде, исем-шәрифләре язылган истәлекле плитәләр куелды. Алдан ук фотосурәтләрен сорап алганнар иде, аларны да урнаштырганнар. Кадерле туганыбыз Сәгыйдулла Хәсән улы Уразмәтов, ниһаять, Урочище Липовик үзәнлегендә мәңгелек тынычлык тапты.Эзләнүләребез моның белән тәмамланмады әле, кешеләр өметләрен югалтмаска һәм ышанып яшәргә тиеш, – дип сүзенә йомгак ясады Ләйлә Забавская.
Һәркем югалган туганнарын эзләүне дәвам итәргә һәм бу изге эстафетаны яшь буынга тапшырырга тиеш, чөнки хәбәрсез югалган сугышчыларыбыз Ватаныбыз азатлыгы өчен һәлак булганнар, һәм аларның исемнәре мемориал ташларына уеп язылырга һәм онытылмаска тиеш! Безнең бүгенге көнебез өчен гомерләрен биргән яугирләр моңа лаек.
Эзләгез, күңелегезне төшермәгез. Эзләгән табар, ташка кадак кагар!