Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Яралыларны ташучы санитар поезд сере

Шөнгәккүл – Чишмә арасындагы тимер юлда булган фаҗига турында Хәтер китабы бастыруга әзерләнә. 1942 елның 5 декабрендә Шөнгәккүл – Чишмә арасындагы тимер юлда сугыштан кайтучы яралылар төялгән поезд һәлакәте турындагы истәлекне мәңгеләштерү буенча мөһим проект тормышка ашырыла. Бу поезд Сталинград сугышында – иң зур алышларның берсендә катнашкан яралы сугышчыларны ташыган. Бу фаҗига озак вакыт яшерен сер булган. 1968 елда пионервожатый Нэля Смирнова укучылар белән бергә фаҗига корбаннары җирләнгән урынны таба...

Яралыларны ташучы санитар поезд сере
Яралыларны ташучы санитар поезд сере

Шул елларда анда беренче һәйкәл куела. Зинур Әнвәр улы Усеев һәлак булганнарның туганнарын эзләп табу, аларның исемнәрен ачыклау өчен күп көч сала. Бүгенге көндә хәрби эзтабар Римма Буранбаева һәлак булганнарның шәхесләрен ачыклау буенча эшне дәвам итә. 2022 елда районның ветераннар советы рәисе һәм Тарих-туган якны өйрәнү музее директоры Радик Әхмәдиев башлангычында һәм республиканың Яшьләр сәясәте һәм федераль финанслар буенча дәүләт комитеты ярдәмендә мемориал яңартыла һәм тирә-юне тәртипкә китерелә.

Эзтабарлар әлеге фаҗига турындагы истәлекне онытмау мөһимлеген ассызыклыйлар. Тимер юл фаҗигасендә һәлак булган сугышчыларның шәхесләрен ачыклау буенча эзләнү эшләре федераль ярдәм белән арытаба да дәвам итәчәк. Башкортстанның кооператив техникумы Хәтер китабын бастыруга Президент грантына лаек булды. Проектның авторы – икътисад фәннәре кандидаты, доцент Буранбай Юлдыбаев.

Әлеге чарада Буранбай Юлдыбаев җитәкчелегендә Башкортстан кооператив техникумы тикшеренүчеләре, хәрби эзтабар Римма Буранбаева, «Ышаныч» яшьләр үзәге волонтерлары һәм икенче мәктәпнең яшь армиячеләре катнашты.

Район хакимияте башлыгы урынбасары Илдар Әсәдуллин җыелучыларга мөрәҗәгать итеп, сугыш елларында Башкорт АССРдан фронтка киткән 700 мең кешедән якынча өч йөз меңенең Алкин гарнизонында әзерлек үтүе, ә район территориясендә ике эвакуация госпитале урнашуы турында искә алды.

Бу һәйкәл – тылдагы сугыш корбаннары турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген искә алу символы. Эзтабарлар алдында катлаулы бурыч тора. Бу игелекле эшкә тотынган битараф булмаган республика халкына рәхмәтлебез. Чишмә районы хакимияте Нэля Смирнова һәм Зинур Усеев эшен дәвам итүче Римма Буранбаева белән Буранбай Юлдыбаевка ярдәм күрсәтергә әзер, – дип билгеләп үтте И. Әсәдуллин.

Радик Әхмәдиев, төп җирләү урыныннан тыш, Зинур Усеев ярдәме белән поселокның православие зиратында һәм Узытамак авылы зиратында табылган тагын ике каберлек булуы турында хәбәр итте.

Римма Нури кызы тикшеренү һәм архивларда эзләнү эшләре нәтиҗәләре белән уртаклашты: һәлак булган сугышчылар һәм командирлар исемлегеннән тыш, шәхси составта булучыларның да кем булуы ачыкланган. Эзләнү эшләре дәвам итәчәк.

«Хәрби-санитар поезд сере» проектының максаты һәлак булучылар исемлеген ачыклау һәм Хәтер китабын бастыру гына түгел, ә тыныч киләчәк өчен көрәшкән геройлар турындагы хәтерне саклау мөһимлеген ассызыклап, Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләрнең батырлыгына хөрмәт символы да булып тора.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас