– Тракторчымы? – дип аңлап алды солдат кенәгәсен тутырган писарь янында утырган эскадрон командиры.
– Әйе. Трактор бригадасы бригадиры.
– Партиядәме?
– Утыз сигезенче елдан партия әгъзасы.
– Кече командирмы?
– Сержант.
Аз сүз һәм төгәл җавап яратучы эскадрон командирының күңеленә ул шунда ук хуш килде һәм ышаныч уятты.
– Разведкага барасызмы? – дип тәкъдим итте ул.
– Барам.
– Ә атлар яратасызмы?
– Хөрмәт итәм, – дип елмайды Абдулла һәм көрсенеп куйды.
– Менә килештек тә. Отделениене кабул итегез!
Авыр кырык икенче елда республикада халык гаскәре – Башкорт кавалерия дивизиясе формалаша. Чишмә районының иң яхшы механизаторы Абдулла Гобәйдулла улы Гыйззәтуллинны ашыгыч рәвештә фронтка җибәрергә әзерләнүче 60-нчы кавалерия полкына отделение командиры итеп билгелиләр...
Эскадрон командиры ялгышмый. Беренче сугышларда ук Абдулла үзен кыю кавалерист һәм курку белмәс разведчик итеп күрсәтә.
Сентябрьнең болытлы көнендә Абдулла Гыйззәтул-лин үзенең отделениесе белән Чернигов өлкәсендәге Березна дигән зур украин авылы читенә бәреп керә. Ул тирә-ягына каранып та өлгерми,
дошман ягыннан танк гөрел-тесе ишетелә. Авыл уртасындагы йортлар арасында дошман автоматчылары күренеп кала.
– Контратакага әзерләнәләр бугай, – дип бик тиз төшенеп ала Гыйззәтуллин.
– Атларны ышык урынга! Алга! – дип команда бирә ул.
Сугышчылар юл буендагы канаулар буйлап, читәннәр һәм өйләр артына качып, фашистларның юлын кисәргә ашыгалар. Менә сержант туктарга һәм һөҗүмгә каршы торырга әзерләнергә куша.
– Отделение, ут!
Залп артыннан залп яң-гырый. Бердәм ачкан ут фашистларны аптырашта калдыра. Алар артка чигенә. Ышыктан чыккан ялгыз танкны сугышчылар граната ыргытып шартлаталар.
Бу вакытта Березняга эс-кадрон якынлашып килә. Ул
заставаның уңышлы һөҗү-меннән файдаланып, оккупантларны тиз арада авылдан сөреп чыгара.
Абдулла Гыйззәтуллин һәм аның сугышчан иптәшләре азат итүдә катнашкан бик күп авыллар һәм шәһәрләр артта кала. Менә сугышчылар чал Днепр яры буенда.
28 сентябрьдә 60-нчы кавалерия полкы елганы кичәргә боерык ала. Плацдармны алу өчен иң кыю һәм тәҗрибәле сугышчылар сайлап алына.
Җилсез һәм якты төн була. Күктә, шәһәр урамнарындагы фонарь кебек, ай яна, ертык болытлар аны тырышып урап уза. Фашист ракеталары да тынып тормый.
Пулялардан һәм снарядлар шартлауларыннан кайнап торган Днепр өстендә үлек төсле аксыл ут калтырый...
– Киттек! – дип әкрен генә боера Гыйззәтуллин һәм көймәгә сикерә.
Канонада бер генә минутка да тынмый. Безнең артиллеристлар аталар – аларга дошман орудиеләре җавап бирә. Баш очыннан гына снарядлар оча, пулялар сызгырып үтә. Солдатлар, соңгы көчләрен туплап, тизрәк ярга якынлашу өчен ишкәкләр һәм колгалар белән ишәләр. Тизрәк җир күренсен иде!..
Ниһаять, ярга җитәләр. Сулышлары капкан разведчиклар текә тау битенә үрмәләп бераз тын алалар. Төнлә яр буенда, адым саен күзгә күренмәс дошман сине үтерергә мөмкин булган урында, фашистларның кайда урнашуын ничек табарга һәм ничек юк итәргә?
– Минем арттан! – ниндидер могҗиза белән дошман оборонасын шәйләп алган Гыйззәтуллинның ышанычлы тавышы ишетелә.
Немецлар оборонасына артиллерия уты ачыла. Сугыш кызганнан-кыза бара. Автоматларда дисклар бушап кала. Гранаталар эшкә җигелә. Разведчиклар дошманның ике дистәгә якын солдатын кырып салалар, ике пулемет ноктасын юк итәләр. Фашистлар калтыранып чигенә башлый. Полкның төп көче Гыйззәтуллин беренчеләрдән булып төшкән яр буена күчерелә. Һөҗүм көчәя. Плацдарм яулап алына!..
Украина өчен барган сугышларның берсендә Гыйззәтуллин каты яралана. Госпитальдә генә аңына килә, терелеп аякка баскач янә фронтка китә. Тик үз частена эләгә алмый. Фронт зур бит, эзләп табармын димә!
Батыр сугышчы полктан аңа Ватанның иң югары бүләген бирү өчен документлар тапшырылуын белми дә кала. Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган башка батырлар арасында аның исеме дә булган указны да күрми.
Гыйззәтуллин дошманга каршы сугышуын дәвам итә.
Аңа квалификациясен үзгәртергә туры килә, һәм элекке атлы разведчик 107-нче гвардиянең танкка каршы артиллерия полкында орудие расчеты командиры итеп билгеләнә.
Ул көннәрдә полк фашистларны дөмбәсләп, Уң яр буе Украинаны оккупантлардан азат итә һәм Польша җирләренә якынлаша. Бөтен җирдә янган танклар каралып ята, юл буенда фашистларның качкан чакта ватылып һәм ташлап калдырылган машиналары һәм орудиеләре ауный...
Гвардиянең өлкән сержанты Гыйззәтуллинның орудие расчеты да гитлерчылар техникасын тимер өеменә әйләндерү өстендә нык эшли...
Абдулланың уң як күкрәгендә II дәрәҗә Ватан сугышы ордены балкый. Ләкин ул йөрәк турысында күптән инде Герой йолдызы балкып торырга тиешлеген һаман белми…
Җиңүле кырык бишенче елның кышы тәмамланып яз башланган чорда, иртән таң беленеп килгән чакта, гвардиянең кече лейтенанты Гыйззәтуллин взводы Германиянең Устфав шәһәре янында сугышка керә. Артиллеристлар дошманны тар-мар итә. Соңгы сулышын алган фашистлар котырынып каршы торырга тырыша.
Бу алышта Абдулла Гыйззәтуллинның да гомере өзелә. Сугыш тәмамлангач иптәшләре аны гомерен биргән шәһәрдә җирлиләр.
Розалия Гәрәева, район китапханәсе библиографы.