Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Юбилей хөрмәтенә!

Чишмә районының Дмитриевка, Түбән Хаҗәт һәм Яңа Абдулла авылларында фашист илбасарларын җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Бөек Ватан сугышы яугирләре хөрмәтенә һәйкәлләр ачылды. Дмитриевкада авылдашлары, Посяковка, Бекетово, Екатеринославка һәм Кузьминка авылларыннан сугышка китүчеләр истәлегенә һәйкәл ачу тантанасы булды. Тасма кисү хокукы авыл старостасы Ирина Толстовага, «Агроинвест» җәмгыятенең генераль директоры Александр Малеевка һәм Ватанны саклаучылар буыныннан булган өченче сыйныф укучысы Роман Фаерчукка бирелде. Дәвамы сайтта

Юбилей хөрмәтенә!
Юбилей хөрмәтенә!

Быел 7 мартта халык белән җыелыш үткәрдек, анда һәйкәлне яңарту мәсьәләсе каралды, бәйрәмгә кадәр өлгердек, – диде Ирина Ивановна, күз яшьләрен тыеп. – Биредә яшәүчеләр, сугыштан кайтмаган авылдашларның туганнары ерактан ук, мәсәлән, Ханты-Мансийскидан, Новосибирск өлкәсеннән һәм Рязаньнан, кем күпме булдыра ала – шулкадәр акча җибәрделәр, иганәчеләр, «Агроинвест» җәмгыяте, безнең депутат Ирек Хисаметдинов, Шөнгәккүл авыл Советы кушылды. Иске һәйкәлне сүтү, яңасын урнаштыру буенча эшләр күп булды, әмма, вакыт аз булуга карамастан, өлгердек. Киләчәктә һәйкәлне җиңү белән өйгә кайтучылар һәм башка локаль низагларда катнашучылар исемлеге белән тулыландырып булыр дип өметләнәбез, – диде ул.

Түбән Хаҗәт авылында да Бөек җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митинг, сугышта катнашучылар хөрмәтенә яңартылган мемориал ачу һәм бу авылда туган күренекле татар шагыйре, журналист, җәмәгать эшлеклесе, разведчик, командир һәм каһарман Рәхим Саттар хөрмәтенә мемориаль такта ачу чарасы булды. Биредә шулай ук сугыш ветераннарының балалары һәм авыл халкы акча җыйган, шул авылдан чыккан кешеләр, депутатлар һәм җәмәгатьчелек лидерлары катнашкан.

Исегезгә төшерәбез, узган елда түбәнхаҗәтлеләр «Аек авыл» республика конкурсында 200 мең сумлык сертификат оттылар, бу акчалар да яңа мемориал салуга тотылды.

Бу көнне Яңа Абдулла авылында да Ватан сугышында катнашучы авылдашлары истәлегенә һәйкәл ачылды. Тантаналы чарага килгән район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, бар мәгълүматның зур җаваплылык белән архивлардан җыелуын, һәйкәлнең бу эшне башлап җибәргән һәм оештырган Гүзәл Кудаярованың тырышлыгы һәм авылдашларының ярдә-мендә ачылуын билгеләп үтте. Әлеге чарада Караякуп, Яңа Абдулла һәм Бабик авыллары ветераннарына багышланган Хәтер китабы тәкъдим ителде. Китапны бик зур тырышлык салып, кирәкле мәгълүматлар туплап Караякуп мәктәбенең элекке директоры Ил Яхин бастырып чыгарган.

Һәйкәл чыннан да бик матур, анда Туган ил азатлыгы өчен гомерләрен биргән һәм җиңү белән кайткан сугышчыларның исемнәре уеп язылган.

Мәйданчык брусчатка белән түшәлгән, эскәмияләр урнаштырылган һәм киртәләп алынган. Һәйкәл ачылу тантанасына кайчандыр шушы авылда туып үскән кешеләр дә күп килде, һәм бу урын, тантаналы чара башланганчы, элекке дуслар һәм танышларның очрашу урынына әверелде.

Җыелган халык арасында өч баласы да хәрби форма кигән яшь кенә хатын да бар иде. Ул һәйкәл ачуны оештыручы активистларның берсенең тормыш иптәше Алия Йосыпова булып чыкты. Балалары Самат, Дамир һәм ике яшьлек Залина Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалган карт картәтиләренең портретын тотып һәм чәчәкләр белән килгәннәр.

Автор: Елена Дибаева
Читайте нас