Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Снайпер Рая: «Мине фәрештәләрем саклады»

«Их, тизрәк, тизрәк, ничек тә булса менеп җитәргә кирәк!». Рәшидә винтовкасын алып йортның өске катына ашыкты. Бу вакытта немец пулеметы куе агачлык арасыннан безнең солдатлар өстенә утлы кургашларын яудыра иде. «Иптәшләрем кырылып бетә инде», – дигән әрнүле уй аның йөрәген телеп үтте. Ниһаять, менеп җитте! Өстән, кайчандыр Прага шәһәренең матур урыны булган парктан, бүген үлем уты сибелә. Рәшидә оптикалы төзәп ату винтовкасын ипләп кенә куеп, дошманны эзли башлады. Дәвамы сайтта

Снайпер Рая: «Мине фәрештәләрем саклады»
Снайпер Рая: «Мине фәрештәләрем саклады»

«Кара аны, ничек оста яшеренгән!» – дип Рәшидә атып та җибәрде. Пулемет тынды. Моннан файдаланып, солдатлар алга омтылды. Рәшидә җиңел сулап куйды. Бу батырлыгы өчен кыю кызны «Батырлык өчен» медале белән бүләклиләр. Чынлап та, Рәшидә кыю, курку белмәс кыз булып үсә. Исемен дә белеп кушканнар. Гарәп теленнән тәрҗемәсе «кыю, батыр, дөрес, туры юлдан баручы» дигәнне аңлата.

Язмыш кешегә һәрвакыт нинди дә булса каршылыклар әзерләп кенә тора. Рәшидәнең тормышында да аянычлы хәлләр күп була. Ул Чишмә районының Урта Усман авылында туа. Әнисе икенчегә бала тапканда үлә. Рәшидәгә бу вакытта нибары ике генә яшь була. Ә унике яшьтә әтисез дә кала. Ятим баланы Илкәш авылында яшәүче Минҗиһан апасы карарга ала. Эшсөяр, тыныч кызны бу гаиләдә яраталар, үз балалары кебек тәрбияләп үстерәләр. Мәктәпне тәмамлагач, ул элемтә бүлегенә эшкә керә.

Шулай матур гына эшләп йөргәндә, илебезгә кайгы килә. Немец илбасарлары безгә каршы сугыш башлый. Бу каһәрле сугыш Рәшидәнең якыннарын да аямый. Мәсхүт исемле абыйсы һәм җизнәсе яу кырында ятып кала. Әлбәттә, кыю кыз Рәшидә илгә бәла килгәндә тыныч кына кала алмый. 1944 елда иптәш кызы Мәүхибә Галикәева белән үзе теләп фронтка китә. Подольск шәһәрендә Үзәк махсус укчылар мәктәбен тәмамлагач, икенче Украина фронтына җибәрелә. Аларны командиры Рыбченков: «Эх, кызларым минем, сау булыгыз. Җиңү белән алдан ук тәбрик итәм, чөнки җиңүгә күп калмады инде. Иң мөһиме, исән-сау йөрегез. Хәерле юл!» – дип озатып кала.

Аны «снайпер Рая» дип йөртәләр. Үзенең мәргәнлеге белән тәҗрибәле солдатларны да гаҗәпкә калдыра ул. Фашистны бер атуда ук юк итәргә кирәксә, Рәшидәне «Эй, снайпер, девчонка, приходи, фрица сделай нет!» – дип аны чакыралар.

Рәшидә апа турында район гәзитендә бер мәкалә басылып чыккан иде инде. Шулай ук Чишмә телевидениесе дә аңа багышлап тапшырулар әзерләде. Анда хатын-кызларның ирләр белән беррәттән алгы сызыкта дошманга каршы торуы, авырлыкларга бирешмичә Туган ил, аның азатлыгы өчен гомерләрен бирергә әзер булулары турында сүз бара. Рәшидә Юлдашева да шундый хатын-кызларның берсе. Аның тыныч, елмаеп кына торган йөзенә карасаң – аптырарлык. Әйтерсең лә бернинди дә мәхшәрдә катнашмаган. Уйлап карасаң, гомеренең һәр минуты, секунды кыл өстендә булган бит. Әгәр дә шулай салкын канлы һәм сабыр булмаса, снайпер да була алмас иде, мөгаен.

Рәшидә апа безгә матур хатирәләрен калдырып китте. Иптәш кызлары турында сөйләгәндә, күзләренә яшь тулды. «Фәрештәләрем саклагандыр инде мине. Ун кыздан берүзем исән калдым бит. Ун кыз идек! Бер мин исән. Дүртесе беренче көнне үк һәлак булды», – дип әрнеп сөйли ул. Бигрәк тә, Сарапул шәһәреннән Тося Магнибеда исемле ахирәте турында ачынып искә ала. Шундый ачык күңелле, тормыш яратучан дус кызын югалту бик авыр булган, күрәсең. Һәлак булган ахирәтләренең барысы да мактауга лаек, батыр йөрәкле кызлар. Баш командующий Рәшидәгә дә Мрав биеклеген алганда батырлык күрсәткәне өчен 353-нче санлы боерык белән рәхмәт белдерә. Бер уйласаң, снайпер булу бик авыр сынау бит ул. Моңарчы таныш булмаган җирдә дошманга күренми торган уңайлы урын сайларга кирәк. Һава торышы да төрлечә була, коеп яңгыр ява, бураны да сине кызганып тормый, эссе кояш астында да түзәргә туры килә. Оста яшеренә дә белергә кирәк. Рәшидә апаны откырлыгы әллә ничә тапкыр үлемнән коткарып кала. Өстәвенә, кронштейнлы снайпер винтовкасы да авыр, биш килограмм бардыр. Ул винтовкасын яратып «Снапская винтовка» дип атый.

«Снайперның төз атуы винтовканың оптикасына бәйле. Аны бик сакларга кирәк. Ә шинелемнең кесәсе патроннар белән тулган. Оптика аша карыйсың да дошманны күреп, атып та җибәрәсең. Шуышып барганда винтовка көпшәсенә чит әйберләр эләкмәскә тиеш. Аны бервакытта да үземнән калдырмадым. Һәрвакыт үзем белән йөрттем», – дип искә ала Рәшидә апа Чишмә телевидениесе төшергән видеоязмада. «Күпме дошманның башына җиткәнмендер, анысын исәпләп тормадым», – ди ул.

Бигрәк тә тыйнак шул безнең хатын-кызлар. Рәшидә апаның тыйнаклыгы йөзенә чыккан. Тик һәлак булган иптәш кызлары турында искә алганда күзләренә яшь тула. Өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере дә шәп. Командирларының һәм полкташларының исемнәрен, авыллар һәм шәһәрләр атамаларын онытмаган.

Ниһаять, күптән көткән җиңү көне килеп җитә. Шатлыкның иге-чиге булмый. Тик бу шатлык югалтулар, әрнүләр һәм күз яшьләре белән яуланган. Рәшидә исән-сау, бер ярасыз туган якка кайтып төшә. Аның хәрби билетында да «Яраланмаган, строевой хезмәткә яраклы» дип язылган, хәрби наградалары турында да мәгълүматлар бар. Аның «Батырлык өчен», II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» һәм юбилей медальләре бар.

Туган якка кайтуга аны җиңел тормыш көтеп тормый. Тормыш иптәше Гыйләҗ белән аякка басканчы дип Үзбәкстан якларына чыгып китәләр. Биш елдан соң Илкәш авылына кайтып төпләнәләр. Дүрт балага гомер бирәләр. Фәнзил, Рәзил, Салават исемле уллар һәм Рәсимә исемле кыз тәрбияләп үстерәләр.

Рәшидә апаның тормыш иптәше Гыйләҗ абый да сугышта катнашкан. «Безнең өйдә ике сугыш ветераны һәм өч совет армиясе солдаты», – ди ул. Алар бар яклап та мактауга лаек гаилә булып яши, алтмыш ике ел бергә тату гомер кичерәләр. Кызганычка каршы, Гыйләҗ абый якты дөньядан Рәшидә ападан иртәрәк китә.

Авырлыкларга бирешмәгән Рәшидә Әфзәлетдин кызы Юлдашева бер эштән дә курыкмый. Үз гомерендә ул сатучы, бозау караучы, сыер савучы булып эшли, колхоз басуында чөгендер утый. Тырышлыгын күреп, аны дүрт тапкыр Алкин авыл Советы депутаты итеп сайлаганнар. Снайпер Рая тыныч тормышта да менә шулай кайнап яши.

Кулыма снайпер Рая турындагы материаллар килеп эләккәч, бүгенге көндә Рәшидә апа исән булмаса да, аның турында язарга булдым, чөнки без бүгенге тыныч тормышыбыз өчен аларга мәңге бурычлы. Алар – Җиңү солдатлары! Сугыш ветераннарыбыз бармак белән санарлык кына калды. Килер бер көн – берсе дә исән булмас. Батырлыклары турындагы хатирәләрне һәм истәлекләрне китаплар һәм матбугат басмалары битләреннән генә укырбыз, фильмнарда гына карарбыз. Әмма, онытырга хакыбыз юк. Алар гомерләрен кызганмыйча безнең якты киләчәгебез өчен утка-суга кергәннәр. Безнең замандашлар моны аңлый һәм сугыш кичкән кешеләргә хөрмәт белән карый. Яшь буын да без тойган хисләр белән чорналып, ветераннарыбызны хөрмәтләп искә алсын һәм алар турындагы хәтерне киләчәк буынга тапшырсын иде.

Лилия Салихова, Рәсәйнең мактаулы мәгариф хезмәткәре.

 

 

 

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас