Балаларны, ата-аналарны һәм педагогларны ватанпәрвәрлек рухы һәм уртак максат – ата-бабаларыбыз турындагы хәтерне саклау берләштерә.
– Иртән хәрби форма кигәч, әни миңа бәләкәй солдатка охшагансың, ди. Мин үземне горур хис итәм. Кайвакыт әти-әни, «киемең уңайлымы?» дипсорыйлар. Дөресен генә әйткәндә, башта бераз кыен кебек иде, хәзер инде өйрәндем. Формам җиңел һәм уңайлы, ә иң мөһиме – матур! Тәнәфестә күпләр безгә сокланып карый. Мәктәпкә мондый формада йөрү бик ошый! – ди икенче сыйныфта укучы малай.
Әлеге акция патриотизм рухы һәм өлкәннәргә карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итә, үсеп килүче буында ил алдында бурыч һәм җаваплылык хисен үстерә. Укытучылары ассызыклавынча, хәрби форма киеп укырга йөрү балаларга игътибарларын тупларга ярдәм итә һәм яхшырак укуларына йогынты ясый.
Әлеге инициатива инде хуплау тапкан, ата-аналарның күбесе мондый чаралар традициягә әйләнер һәм яшь буынберкайчан да ата-бабаларының батырлыклары турында онытмасын өчен, ел саен үткәрелер дип өметләнәләр.