Чишмэ
-10 °С
Кар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
29 апрель 2025, 16:58

«Җиңү диктанты» - Ватанны саклаучылар истәлегенә мөһим патриотик чара

Чишмә мәктәпләрендә «Җиңү диктанты» акциясе үтте. Бу ата-бабаларының Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыкларын искә алган укучылар өчен истәлекле көн булды. Башкортстанда диктант язу өчен 800 мәйданчык оештырылды, шуларның җидесе – Чишмә районында. Бу чара югары сыйныф укучыларын, студентларны, укытучыларны һәм битараф булмаган кешеләрне берләштерде. 5-нче мәктәп мәйданчыгына 82 кеше җыелды, алар арасында район гәзите хәбәрчеләре дә бар иде.

«Җиңү диктанты» - Ватанны саклаучылар истәлегенә мөһим патриотик чара
«Җиңү диктанты» - Ватанны саклаучылар истәлегенә мөһим патриотик чара

Катнашырга килүчеләр дулкынланып чара башлануын көттеләр, кызыксынып тарихи фактларны өйрәнделәр.

Сораулар гади булмаса да таныш – мәктәп программасыннан иде, җавап бирә алдым. Бу үз белемнәребезне сынап карау һәм тарихыбызны тирәнтенрәк аңлау өчен менә дигән мөмкинлек булды.

Поселокның икенче мәктәбе укучысы Даян Хәсәнов җиңүнең нинди авырлык белән яулап алынуын һәркем истә тотарга тиеш, дип билгеләп үтте.

Артур Бакиров фикеренчә, «Җиңү диктанты» акциясе халкыбызның бөек тарихын онытмаска һәм геройларыбызны горурланып искә алырга мөмкинлек бирә.

Бишенче мәктәптән Таисия Семенова акциядә беренче тапкыр катнаша һәм барлык сорауларга дөрес җавап бирүенә шикләнми.

– Мин тарихны яхшы беләм, Бөек Ватан сугышы турында күп укыйм. Җиңү диктанты – күркәм һәм кирәкле акция, – дип билгеләп үтте ул.

Бөек Ватан сугышы тарихын белү бик мөһим. Беренчедән, бу безгә халкыбызның нинди коточкыч сынаулар узуын, күпме кешеләрнең азатлык һәм тынычлык өчен башларын салуын аңларга ярдәм итә. Икенчедән, без халыклар арасындагы тынычлык һәм дуслыкның кадерен белергә өйрәнәбез, чөнки сугыш газаплар гына китерә. Моннан тыш, тарихны белү безгә үткәндәге хаталарны кабатламаска, илебезне яклауның һәм үз хокукларыбыз өчен көрәшүнең никадәр мө-һим булын аңларга, ватанпәрвәрлек тойгысы һәм Туган ил өчен көрәшүчеләргә карата хөрмәт уятырга ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышы тарихы – ул мәдәниятебезнең бер өлеше. Ул безне көчле, кыю булырга, башкалар турында хәстәрлек күрергә, шулай ук тыныч киләчәгебез хакына көрәшкән кешеләрне онытмаска өйрәтә.

Автор: Дильбар Хамитова
Читайте нас