Агач үсентеләренең районның «Ямь» җәмгыятендә үстерелүен горурлык белән билгеләп үтик. Каен үсентеләре, мәсәлән, предприятие тарафыннан питомник буларак файдаланылучы 4-нче мәктәп мәйданчыгында үстерелгән.
Тирәк урамындагы Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган ике чакрым озынлыктагы яңа нарат аллеясен утыртуда 500дән артык чишмәле, шул исәптән балалар катнашты, аларның күбесе беренче мәктәп укучылары иде.
Бирегә җәмгысе өч мең төп нарат үсентесе утыртылды. Хәзер Ирек авылы ягыннан Чишмәгә килүче кунаклар тынычлык һәм буыннар бердәмлеген символлаштыручы яшь наратларга карап сокланырлар.
Моннан тыш, Яңавыл авылыннан ерак түгел 1,7 гектар мәйданда тагын биш мең агач үсентесе утыртылды. Анда 50 кеше, шул исәптән авыл хуҗалыгы идарәлеге хезмәткәрләре катнашты.
Бу агачлар киләчәк буыннарның сәламәтлек нигезе булып, төбәкнең яшеллеген арттырырга мөмкинлек бирер.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров акциягә йомгак ясап, коммуналь хезмәтләргә, Район мәдәният сарае, «Туклану үзәге» хезмәткәрләренә һәм барлык катнашучыларга актив эшчәнлекләре һәм чараларга әзерлекләре өчен рәхмәт белдерде.
«Без балаларыбызның һәм оныкларыбызның якты киләчәге турында кайгыртабыз, туган як экологиясен һәм ата-бабаларыбызның бөек батырлыгы турындагы истәлекне саклыйбыз!» дип табигатьне һәм тарихи мирасны саклау эшендә уртак тырышлыкның мөһимлеген ассызыклап үтте ул.
Әлеге акция меңләгән халыкны берләштерде. Бу гражданнар аңының һәм табигать турында хәстәрлек күрүнең ачык мисалы, ул чын матурлыкның нәкъ менә монда, безнең уртак җиребездә башлануын күрсәтә.
Шул рәвешле бергәләп Чишмә районын ямьләндерүгә һәм геройларыбыз турындагы истәлекне саклауга өлеш керттек.