Мәкаләбез герое яңарак гражданнар сугышы тәмамланган, ачлык-ялангачлык хөкем сөргән 1923 елда Ар авылында дөньяга килгән. Гади халык, тормыш авыр булуга карамастан, тырышып дөнья көткән, гаилә корган, балалар үстергән. Рәхмәтулла күп балалы гаиләдә иң зурысы булган. Ачлы-туклы балачак, энеләре һәм сеңелләре өчен җаваплылык, әти-әнисенә ярдәм итәргә тырышу аның холкын чыныктырган һәм чыдам булырга өйрәткәндер.
Рәхмәтулла Гыйниятулла улы 1942 елның 24 апрелендә 710-нчы полкка пулеметчы итеп фронтка алына. Алгы сызыкта дошманга каршы батырларча сугыша. Ләкин 1943 елның гыйнварында яраланып контузияләнә һәм аңын югалткан килеш әсирлеккә эләгә. 20 яшьлек егеткә ике ел буена фашистлар зинданында газаплаулар һәм кимсетүләр кичерергә туры килә.
Тоткыннарны 1945 елның гыйнварында азат итәләр, һәм Рәхмәтулла беренче Украина фронтының 20-нче мотоукчылар дивизиясе составында дошманга каршы сугышуын дәвам итә.
Яугир михнәтле, шул ук вакытта данлыклы сугыш юлы үтә. Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен икенче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Берлинны алган өчен», «Праганы азат иткән өчен», «Батырлык өчен» һәм К. Жуков исемендәге медальләр белән бүләкләнә. Югары Башкомандующий, Советлар Союзы маршалы
И. В. Сталинның Рәхмәт хатына лаек була.
Якташыбыз туган якка 1947 елның мартында гына кайта һәм «Родина» колхозының терлекчелек фермасында, аннары озак еллар колхоз умарталыгында эшли. 1985 елда «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була. Тормыш иптәше Гөлсем Йомадил кызы белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.
Ветеран, олы яшьтә булуына карамастан, яшь буын белән очрашудан беркайчан да баш тартмады. Ул аларга сугыш, сугыштан соңгы авыр еллар һәм мохтаҗлыклар, халкыбызның тиңдәшсез батырлыгы, каһарманлыгы һәм ныклыгы турында сөйли иде.
Ул балаларга һәрвакыт: «Ватанның кадерен белегез, аның бәрәкәтен тагын да арттырыгыз, Туган илебез белән горурланыгыз һәм аны саклагыз», дип әйтә торган иде.
Рәхмәтулла Гыйниятулла улы Фәйзуллин 2013 елның 19 февралендә вафат булды. Җиде оныгы һәм 16 туруны батыр йөрәкле картәтиләрен онытмыйлар, ихтирам белән искә алалар һәм горурланалар.
Мәкаләм ахырында гәзит укучыларга мөрәҗәгать итеп шуларны әйтәсем килә:
- Кадерле ветераннарыбызга карата игътибарлы булыйк, алар турында хәстәрлек күрик. Яу кырында һәлак булган солдатларны искә алыйк, картлык көннәрен тормыш иптәшләре белән бергә каршы алырга насыйп булмаган сугышчыларның тол хатыннарының хәсрәтен уртаклашыйк. Авыр елларда бер сынык икмәктән һәм тыныч тормыштагы балачак бәхетеннән мәхрүм булган, ятимлек ачысын татыган сугыш чоры балаларын игътибарыбыздан читтә калдырмыйк. Ата-бабаларыбыз яулап алган тыныч тормышны саклыйк, бәхетле һәм имин гомер кичерик, Бөек җиңү бүләк иткән яугирләребезне беркайчан да онытмыйк!
Резеда Золотарёва, Ар авылы китапханәчесе