Авылдашлары аны – кадерле кунакны ачык йөз белән каршы алдылар. Ул аларга бәяләп бетергесез ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде. Чөнки халык бердәм булганда һәм бер-берсенә ярдәм иткәндә генә көчле.
– Солдатларга халкыбызның ярдәмен тою мөһим, моның никадәр әһәмиятле булуын сез күз алдына китерә алмыйсыз, – диде ул ихлас күңелдән рәхмәт белдереп.
Яугир Ватан сугышында катнашкан картәтисе Хәләф Насыйбуллинның гадел эшен дәвам итүе турында сөйләде һәм аның фотографиясен күрсәтте. Әлеге фотосурәт телефонында гына түгел, кадерле ядкәр буларак йөрәк түрендә дә саклана.
Аның картәтисе тумышы белән Бүздәк районыннан, 1942 елда 24 яшендә сугышка алынган, 140-нчы укчылар бригадасы составында дошманга каршы сугышкан. Район хәрби комиссариаты архивында саргаеп беткән ике кәгазь саклана. Беренчесе, 1942 елның 4 сентябрендә язылганында: «Ленинград өлкәсенең Мгинск районында хәбәрсез югалган», икенчесендә: «1944 елның 13 августында Эстония ССР Пыльзенский районының Поломынза хуторы янында батырларча һәлак булды һәм җирләнде», дигән сүзләр бар.
Сугышчының тормыш иптәше һәм өч баласы ятим калган, шуларның берсе мәкаләбез героеның картәтисе була. Насыйбуллиннарның какшамас батырлык рухы буыннардан-буынга тапшырыла килә. Ата-бабалары үрнәгендә тәрбияләнгән яугир азатлык һәм тыныч киләчәгебез өчен көрәшүчеләрне искә алуның мөһимлеген аңлап, Туган илне һәм якыннарыңны саклауның чын ир-егет бурычы булуын яшьтән белеп үскән. Ул Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз белән горурлана һәм алар кебек булырга омтыла. 80 ел элек илбасарлардан азат ителгән җирләрдә махсус хәрби операция башлангач, анда катнашмый кала алмаган – ата-бабаларыбыз башлаган хак эшне тәмамларга вакыт җитүен аңлаган.
Яугир волонтерларга хәрбиләрнең илебезнең якты киләчәге һәм якын-нарының гомере өчен җаваплылык тоюы турында сөйләде. Аның тарихи үткәннәргә тирән ихтирам белән караучы кайнагасы да хәрби операциягә үз теләге белән киткән, алар контрактка бергә кул куйганнар. Тәүдә кайнагасы белән бер урында булганнар, хәзер төрле батальоннарда хезмәт итәләр, ләкин элемтәдә торалар.