Ул күптән түгел үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Үз вакытында ул да, сугыш елларындагы барлык яшьтәшләре кебек, җиңүне якынайту өчен тылда хезмәт куйган.
Бүгенге көндә якынна-рының игътибарын тоеп, бар уңайлыклары булган өендә гомер кичерә. Асия Кәлимулла кызы киләчәк буыннарның тыныч тормышта яшәвен һәм исән-сау булуын теләп дога кылды.
Районыбызда исән калган бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны, Бәкәй авылында гомер кичерүче Солтан Хәйдәровка юбилей медале белән бергә Чишмә районының Шәрәфле гражданины таныклыгы тапшырылды. Солтан Хәмәтгали улы быел җәй йөз яшьлек юбилеен каршы алачак. Ул район хакимиятенең зур игътибар күрсәтүе белән горурлануын билгеләп үтте. Ветеран сугыш елларында фашизмның, әсирлекнең һәм каты алышларның барлык дәһшәтен һәм михнәтен күргән. Быел ул, исәнлеге булса, район үзәгендә Җиңүнең 80 еллыгына багышланган тантаналы митингка барырга планлаштыра. Сез бу хакта безнең сайтта: https://rodnikplus.ru/ – укый аласыз.
Новотроицкий авылында гомер кичерүче Риза Нурлый улы Вәлиев йортында безне тагын бер искиткеч яңалык көтте. Хөрмәтле һәм бүгенге көнгә кадәр актив тормыш алып баручы 97 яшьлек ветераныбыз Мәскәүдә үтәчәк Җиңү парадында республика вәкиле буларак катнашачак.
Аның ныклыгына һәм күңел көрлегенә күзләр тимәсен, гармун тавышын ишетүгә тыпырдап биергә төшеп китте бабаебыз!
Ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев Башкортстан делегациясе составында башкалага, җаваплы һәм ерак сәфәргә аның кандидатурасын шундый актив булганга күрә тәкъдим итүләрен билгеләп үтте.
Бу көнне исемлек буенча барган дүртенче ветеран Анна Алексеевна Ковалевская булды. Аңа 95 яшь, кызганычка каршы, ул картайган көнендә кайгы күргән – бер ел элек улын югалтып ялгызы калган. Әмма, җир йөзендә мәрхәмәтле ке-шеләр аз түгел. Бүләкбаш авылыннан Светлана Мөрсәлимова һәм Әлфир Әминев аны үз гаиләләренә алганнар.
Анна Алексеевнаның күзләре бөтенләй диярлек күрми, кунаклар котлап киткәннән соң ул Светланадан (ул аңа ягымлы итеп Сонечка ди) котлау өчен ничә кеше килүен сорашкан. Сугыш елларында ул нибары дүрт сыйныф тәмамлап өлгерә һәм эшли башлый. Хәзер дә, әгәр сәламәтлегем булса, рәхәтләнеп эшләр идем, ди ул. Анна Алексеевна җырларга ярата, безгә дә ялындырап тормыйча көчле һәм моңлы тавыш белән «Ой мороз, мороз...»ны җырлап күрсәтте.