Минем әти Беренче Украина фронтының 62-нче укчылар полкында өлкән разведчик булып сугыш юлын уза, ул Украина һәм Польшаның дистәләгән шәһәрләрен, Краковны, Югары Силезия провинциясен азат итүдә катнаша.
Гаскәрләр Германиянең үзәгендә союзниклар белән кушылалар, Берлин өстенә Җиңү Байрагын күтәрәләр, һәм дошман калдыкларын юк итеп Дрезден шәһәрен алалар, Чехословакиянең башкаласы Праганы азат итүдә катнашалар.
Әти Конев һәм Сталин кул куйган Рәхмәт грамоталары, Кызыл Йолдыз ордены, ике «Батырлык өчен» медале, Сталинградны, Праганы азат иткән өчен, Германияне җиңгән өчен медальләр, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм сугыштан соң юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
Җиде бертуганның икесе сугыштан кайтмый. Кадр офицеры, 35 яшьлек хәрби очучы Шәйхамбәр хәбәрсез югала. 18 яшьлек Сәүбән 1945 елда вафат була. Аның 1944 елның 22 ноябрендә язган, «Полевая почта №41624»К» дигән мөһер сугылган соңгы хаты сакланып калган, анда ул әнисенә багышлап язган шигырен дә җибәргән, менә ул шигырьнең соңгы берничә юлы:
Шатлык белән җиңеп дошманны
Кайтыр көннәр тизрәк җитәрме?!
Сәламнәрем булсын син, әнкәмә,
Үтә сагнып язган хатларым.
Шушы хатны, әнкәй, бик нык сакла,
Бәлки, кире әйләнеп кайталмамын.
Әтием Дәүләтгәрәй зур абыйсы Сәгъдәтгәрәй белән сугыштан соң «Заря» колхозында эшли. Юлдашбаевлар гаиләсендә тагын ике кыз да була. Өлкәне Гайникамалның ире Миңнегали һәм улы Мәҗит тә сугыш кырында ятып кала. Шулай ук әниемнең энесе, Яңа Усман авылында туып үскән хәрби очучы Әхмәтхан Мәхмүтов та сугыштан кайтмый.
Без үз гомерләрен аямыйча җиңү яулаганнарны онытмаска һәм алар турындагы хатирәне балаларга, оныкларга һәм туруннарыбызга тапшырырга тиешбез!
Фәнүзә Муллаянова (Юлдашбаева).