Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
15 апрель , 09:58

Сугыш герое Солтан Богданов

Башкортстанның Чишмә районы Кызылгы авылыннан 65 кеше фронтка киткән, шуларның 33нә генә җиңү яулап туган якка кайтырга насыйп булган. Күпләре батырлык өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Алар арасында тырыш хезмәт иясе, гаилә башлыгы, авылның хөрмәтле кешесе Богданов Солтан Шәймөхәммәт улы да бар. Солтан Богданов 1909 елда Абрай авылында туа, яшьли ятим кала: 9 яшендә әти-әнисе вафат була. Тырыш егет өйләнгәнче үк акча эшләргә Белорет районына китә, анда Тирлән металлургия заводында эшләп, 1920 елларда барлыкка килгән Кызылгы авылында йорт сала. Яңа йортта гаилә кора: Чувалкип авылы сылуы Мәгъфия Фәсхетдиновага өйләнә. Дәвамы сайтта

Сугыш герое Солтан Богданов
Сугыш герое Солтан Богданов

Бөек Ватан сугышы башланганда Богдановлар гаиләсендә өч бала була, кечесенә нибары бер-ике ай. 1941 елның июлендә Солтан Богданов үз теләге белән фронтка китә. Бу вакытта әле ул туганнары белән дүрт ел ярым узгач кына күрешәчәген белми.

Сержант Богданов 74-нче гвардия дивизиясенең 240-нчы гвардия полкында 76 мм пушкалар орудиесы командиры булып хезмәт итә. Яуда аягы авыр яралана. Сугыштан соң аягында калган снаряд кыйпылчыкларын операция ясатып алдырса да, яралары гомер буе үзен сиздереп тора.

Ул сугыш турында бик сөйләми иде. Коточкыч сугыш афәтен үз күзләре белән күргән солдатлар аны теләр-теләмәс кенә искә төшерә торгандыр. Алай да бер якты мизгел турында ветеран горурланып искә ала иде.

Сержант Богдановка маршал Рокоссовскийны үз күзләре белән күрергә туры килгән. Маршал атка атланып полкны әйләнеп чыкканда тәбәнәк буйлы Богданов беренче рәттә басып торган. Шуңа күрә ул легендар маршалны якыннан күрә алган. Ә Рокоссовскийның мундиры очраклы рәвештә иңбашына тиеп киткән мизгел сугыш елларындагы якты истәлекләрнең берсе булып хәтерендә сакланган.

Солтан Шәймөхәммәт улы сугышта батырлык күрсәткәне өчен III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнгән. «Халык батырлыгы» сайтында басылган бүләкләү кәгазендә түбәндәге сүзләр язылган: «Сержант Богданов Солтан Шәймөхәммәт улы Украинада һәм Польшада немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә ныклык, батырлык һәм дошманны оста юк итү сәләте күрсәтте. Мацею шәһәре районында ныгытылган оборона линиясен өзү өчен барган сугышларда ул орудие уты белән миномет батареясы һөҗүмен баса, күзәтү пунктын һәм ике пулеметны җимерә; дошманның 30га якын солдатын һәм офицерын юк итә. Висланың сул ягында плацдармны киңәйтү өчен барган сугышларда иптәш Богдановның орудиесы һәрвакыт хәрби пехота сафында тора.

Закшев хуторы тирәсендә тупның төгәл уты белән өч пулемет ноктасы җимерелде, миномет батареясы уты басылды, аны дошманның үзйөрешле пушкасы белән артиллерия дуэлендә качарга мәҗбүр итте. 1944 елның 10 августында, немецларның контрһөҗүмен кире кагып, иптәш Богданов орудиесы 40ка якын гитлерчыны юк итте».

Бу орденның сугыштан соңгы язмышы да кызыклы. Солдат Богдановны өендә хатыны һәм өч баласы: ике улы һәм кызы көтә. Сугыштан кайткан әтисе кызын – алты яшьлек ябык кына Флюраны кулына күтәреп ала. Бала кызыксынып әтисенең ялтырап торган орден-медальләрен карый башлый. Әтисе, сабыйның гаҗәпләнүен күреп, аларның берсен – Дан орденын салдырып кызының киеменә тагып куя. Ул шатланып, матур бүләген күрсәтергә дип әнисе янына йөгерә. Кызчык бу орденны бик озак тагып йөри, дус кызларына: «Әтием миңа сугыштан бүләккә брошка алып кайтты», дип мактана.

Солдат Богданов 1945 елның көзендә генә авылга кайта. Җиңүне ул 74-нче гвардия укчылар дивизиясенең 240-нчы полкы составында Кенигсбергта каршылый, аннары көнчыгышка Япония белән сугышка җибәрелә.

Сугыштан соң гаиләдә тагын дүрт бала туа. Богдановларның балалары, оныклары да, белемгә омтылучы ата-аналары кебек, лаеклы белем ала, төрле тармакларда эшли, хезмәтләре өчен югары бүләкләргә ия була. Алар совет халкының фашизмга каршы сугышта җиңүенә өлеш керткән картәтиләре турындагы истәлекне кадерләп саклый.

                                                                                                                      Рита Газизова, «Чишмә районы биләмәара китапханәсенең» 30-нчы филиалы мөдире.

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас