Чишмә хәрби комиссариатына мөрәҗәгать итеп кирәкле кәгазьләрне җыйган, медицина комиссиясе үткән. Аның планнары турында тормыш иптәшенең абыйсы гына белгән.
– Юлга чыгарга берничә көн калгач кына контракт төзүем һәм шушы көннәрдә китәргә тиешлегем турында гаиләмә хәбәр иттем. Әлеге карар, чыннан да, йөрәк кушуы буенча кабул ителде. Һәр ир-егет Ватанны сакларга тиеш дип уйлыйм, – ди ул.
Сугышчы аз сүзле – бу күпне сөйләп тормыйча эшләүне өстен күрүче хәрбиләргә хас сыйфат.
«Армиядә хезмәт иткәндә алган ныклы холкым сугышчан дуслар белән уртак тел табарга ярдәм итте», – дип билгеләп үтте яугир. Әлеге вакытта ул командир ярдәмчесе вазифасын башкара.
– Мин кайда һәм ни өчен барачагымны белдем, минем сайлау – бурыч кына түгел, ә намус эше дә, – диде хәрби хезмәткәр.
Яшь гаилә ялның һәр минутын бергәләп үткәрергә тырыша. Поселокка эш буенча да өчәүләп килгәннәр. Нәфис ал төстәге комбинезон кигән нәни кызлары, әтисе документлар тутырган арада, әнисенең кулында татлы йокыга талган.
Нарасый баласы – аны авырлыкларга бирешмичә хезмәт итәргә рухландырып торучы ул. Яугир кечкенә кызына әледән-әле назлы һәм горур караш ташлап ала, ул үз иленең генә түгел, ә сабыеның киләчәге, шул ук вакытта тормышының мәгънәсе сагында торуын да аңлый.