Чишмэ
-17 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
7 апрель , 10:59

Сәйфулла Йосыпов батырлыгы

Тарихчылар мәгълүматы буенча, Бөек Ватан сугышы елларында Александр Матросовның батырлыгын йөзләгән солдат кабатлаган. Алар арасында якташыбыз, Чишмә районыннан Сәйфулла Йосыпов та бар. Ул үз гәүдәсе белән дошман дзоты амбразурасын каплап, хәрби батырлык һәм Ватанга мәхәббәт символына әверелде. Авылдашлары аның батырлыгы турында сугыштан соң чирек гасыр узгач кына белә Дәвамы сайтта

Сәйфулла Йосыпов батырлыгы
Сәйфулла Йосыпов батырлыгы

Юрий Стрехнинның «Отряд Бороды» китабын укыган Салих авылы эзтабарлары бу турыда

ачыш ясый. Китап тышлыгында язылган «Уйлап чыгарылмаган тарих» дигән сүзләр хикәя геройларының сугышта катнашкан чын кешеләр булуы белән яшь укучыларның игътибарын җәлеп итә. Балалар укыган китаплары турындагы тәэссоратлары белән уртаклашкач, өл-

кәннәр элек Салих авылында да китап героеныкы кебек үк исем-фамилияле бер кеше яшәвен искә алалар. Бу тагын да күбрәк кызыксыну уята, һәм балалар укытучылары Мөнирә Сафуан кызы Насыйрова җитәкчелегендә гәзит редакцияләренә хат язып, исән калган китап геройларын табарга ярдәм итүләрен сорыйлар. Укучыларның хатына «Пионерская правда» гәзите редакциясе җавап бирә: Кара диңгез разведчиклары отряды команди-ры Калганов Виктор Андреевичның адресын җибәрә. Салих пионерлары аның белән элемтәгә керәләр, ләкин ул үзенең сугышчан иптәше Сәйфулла Йосыповның туган урынын һәм әтисенең исемен әйтә алмый. Шуннан соң укучылар аңа Сәйфулланың сугышчылар белән хәрби киемдә төшкән фотографиясен җибәрәләр һәм бу рәсемдә Йосыпов бармы, дип сорыйлар. Виктор Калганов җавап хатында фоторәсемдә Сәйфулла Йосыповны күрсәтә һәм шуның бе-лән «Отряд Бороды» китабы героеның Салих авылында туып үскән Йосыпов булуын раслый. Салих укучыларының эзләнү эшләре алып баруы турында БАССРның атказанган укытучысы, туган якны өйрәнүче Чишмә тарихчысы Терегулов Шәрифулла Әбделхәер улының «Уразбахты. Еллар һәм кешеләр» (1996 ел) китабында сурәтләнгән.

Сәйфулла Гайфулла улы Йосыпов 1912 елның 23 апрелендә Салих авылында «Марс-2» колхозы хезмәтчәннәре Гайфулла һәм Майпәрвәз Йосыповлар гаиләсендә туган. Авылдашлары аны тыйнак һәм намуслы кеше буларак хәтерлиләр. Мәктәпне тәмамлагач ул Ленинградта һәм Казанда белем ала, Уфада НКВД (җинаятьчелеккә каршы көрәш һәм җәмәгать тәртибен саклау) органнарында хезмәт итә. 1940 елның гыйнварыннан Сәйфулла чаңгычылар батальоны составында фин сугышында катнаша. 1942 елның июлендә Төньяк Кавказ фронтына 18-нче армиянең 143-нче аерым диңгез пехотасы батальонына җибәрелә, алар алдында Новороссийскины азат итү бурычы тора. Десантчыларны төшерү өчен Долгая калкулыгында урнашкан плацдармны азат итәргә кирәк була. Штурмга үз теләге белән Сәйфулла Йосыпов та китә. Бу урында дошманның ныгытылган яшерен дзотлары һәм траншеялары урнаша, һәм алар десант төшерергә комачаулый. «Борода» отряды гитлерчыларны юк итәргә һәм Новороссийскига юл ачарга тиеш була.

1943 елның 7 августында отряд яр буйлап калкулыкка таба юнәлә. Йосыпов дүрт матрос белән дзотка һөҗүм итә, берничә граната ташлыйлар, алар амбразура алдына төшеп шартлый. Бер амбразура ишелеп төшә, ләкин шунда ук икенче амбразурадан ут ачалар. Сәйфулла кулына гранатасын кысып икенче яктан, дошманга күренмәгән урыннан дзотка таба шуыша. Барып җитеп дзот өстенә үрмәли һәм граната ыргыту өчен амбразурага үрелә, ләкин буе җитми, ул тагын да түбәнрәк, амбразура алдына диярлек шуышып төшә һәм кулын селтәп граната ташлый. Тонык шартлау тавышы ишетелә. Йосыпов дзоттан сикереп төшә дә, барысы да тәртиптә икәнен белдереп, иптәшләренә автоматын селти. Шул минутта дзот эченнән туп-туры Йосыповка төбәп пулеметтан ата башлыйлар! Ул соңгы көчен туплап алга ыргыла һәм амбразураны үз гәүдәсе белән каплый. Солдат Сәйфулла Йосыпов шул рәвешле батырларча һә-лак була. Ләкин аның исеме мәңгегә рәхмәтле киләчәк буын хәтерендә калачак.

Төнлә, атыш бераз тынгач, иптәшләре аның пулялар тишкәләп бетергән гәүдәсен дзот яныннан барып алып Новороссийск янындагы Долгая калкулыгы янында җирлиләр.

Сәйфулла Йосыпов вафатыннан соң 18-нче армиянең 1943 елның 8 сентябрендәге 76 санлы боерыгы белән I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Бүләкләү кәгазендә солдатның батырлыгы турында түбәндәге сүзләр язылган: «1943 елның 7 августында кызылармеец Йосыпов үз теләге белән Новороссийск шәһәре янындагы Долгая калкулыгында урнашкан дошман дзотын штурмларда катнаша. «Туган ил өчен!», «Сталин өчен!» дип алга ыргылды һәм дошманга төбәп гранаталар ташлый башлады. Граната запасы беткәч ул автоматы белән каршылык күрсәткән румыннарны кырып сала; бөтен запасын бетергәннән соң яралылардан һәм үлеләрдән гранаталар җыеп алып, һөҗүмгә ташланган дошманны тоткарлый. Иптәш Йосыпов бу сугышта кыю һәм салкын канлылык белән эш итә, румыннарның дүрт солдатын юк итә. Моннан тыш, җыелган гранаталарны дошман дзоты амбразурасына ташларга өлгерә. Иптәш Йосыпов сугыш кырында үзен батырларча тота һәм геройларча һәлак була. Ул I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләүгә лаек.

318-нче укчылар дивизиясе командиры, полковник Бруцкий. 18-нче армия командующие генерал-лейтенант Лесемидзе. Армиянең хәрби советы әгъзасы генерал-майор Колонин».

Арытаба аның турында кыскача мәгълүмат бирелә: «Йосыпов Сәйфулла Гайфулла улы кызылфлотчы, диңгез пехотасының 143-нче аерым батальоны разведчигы.

Туган елы 1912, ВКП(б) кандидаты. 1942 елның июленнән Төньяк Кавказ фронтында. Сәйфулланың хәрби командиры – Виктор Андреевич Калганов үз отряды белән бик күп куркыныч һәм әһәмиятле операцияләр башкарды. Бу сугышта Калганов башына граната кыйпылчыгы эләгеп каты яраланды һәм госпитальгә озатылды».

Командирының Сәйфулланың каһарманнарча үлеме турындагы аерым мөһим детальләрне бүләкләү кәгазенә ни сәбәпле кертә алмавы билгеле. Аның каравы, соңыннан ул бу турыда язучы Стрехнинга сөйләгән, һәм истәлекләр «Отряд Бороды» китабында урын алган.

Бүләк СССР Оборона министрлыгында озак еллар сакланганнан соң, солдатның туганнарына тапшыру өчен Чишмә районы хәрби комиссариатына җибәрелә.

Җиңүнең 45 еллыгына багышланган митингта аның апасы Нәгыймә Гайфулла кызы Куликовага тантаналы рәвештә туганының – Сәйфулла Йосыповның I дәрәҗә Ватан сугышы ордены тапшырыла. Ге-ройның исеме Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелискта һәм Салих авылында урнашкан стелада мәңгеләштерелгән.

 

Рита Газизова, «Чишмә районы биләмәара китапханәсенең» 30-нчы филиалы мөдире

 

 

Автор: Айсылу Габидуллина
Читайте нас