Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
26 февраль , 11:00

Балачак тәме

Әлеге мәкаләмдә җитмеш ел бергә тату гомер кичергән, сигез бала тәрбияләп үстергән әти-әнием Мирхәбә һәм Хәмит Кудояровлар турында бәян итәсем килә. Алар авыр сугыш елларын кичергән һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыруда катнашкан кешеләр. Әти медицина хезмәтенең өлкән лейтенанты булып фин кампаниясеннән башлап япон сугышына кадәр хәрби хезмәт юлы үткән. Совет Армиясе сафларындагы хезмәт юлы җиде ел да биш ай тәшкил итә. Ике кечкенә бала белән тылда калган әни дә җеп эрләп, кулыннан килгәнчә фронтка ярдәм иткән. Әти, сугыштан соң туган ягына кайткач, медицина учреждениеләрен оештыру эшенә зур өлеш керткән. 1946 елда Келәш фельдшер-акушерлык пунктына мөдир итеп куелган, 1948 елда – Өйдрәктә, 1950 елда – Сафарда, ә 1952 елдан башлап пенсиягә чыкканчы Караякупта эшләгән.

Балачак тәме
Балачак тәме

Әтине кулына беренче ярдәм күрсәтү чаралары салынган чемоданын тоткан килеш хәтерлим. Электр плитәдә күп тапкыр кулланыла торган шприцлар кайнавы истә калган, бу бер тапкыр кулланыла торган шприцлар да, өйләрдә табигый газ да юк заманнар. Чирләп киткән кеше янына чакырсалар, ул тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чыгып китә иде. Төнлә тәрәзә шакысалар, димәк, кемгәдер ашыгыч ярдәм кирәк, әти чемоданын ала да шунда ашыга.

Яңа Абдулладан Караякупта урнашкан фельдшер-акушерлык пунктына җәяү йөрде. Ат та биргәннәр иде, ләкин атлар колхозга күбрәк файда китерер, дип алмады.

Җәй көннәрендә ул Караякуп мәктәбендә ВәкилБатыршин белән берлектә балаларны савыктыру лагере оештырды, биредә туберкулезны кисәтү чаралары үткәрелде.

Караякупта безнең як үләннәренең тәме сеңгән һәм хатын-кызларының кул хезмәте салынган шифалы кымыз ясыйлар иде. Сәламәтлек өчен файдалы булган бу эчемлекне бик озак итеп болгаталар һәм әзер булгач базга төшереп куялар иде. Кызганычка каршы, андый кымызны хәзер беркайда да очратып булмый!

Лагерьда дәваланган балаларга кымыз чикләүсез бирелә, сабыйлар савыгып, гәүдә авырлыклары ун килограммга кадәр артып кайтып китәләр иде.

Шул заманнардан бирле бик күп сулар акты, ләкин балачагымдагы хуш исле һәм шифалы кымыз тәмен әле булса хәтерлим.

Әти-әниемне һәм сугыштан соң илебезне аякка бастыруга үз өлешен керткән якташларымны рәхмәтле булып һәм горурлык белән искә алам. Бәхетле балачагыбыз, туган җиребезне һәм Ватаныбызны ярату тойгысын тапшыра алганнары өчен аларга чиксез рәхмәтлемен. Авыр, шул ук вакытта озын һәм бәхетле гомер кичергән кадерлеләрем авылдашлар күңелендә якты эз калдырып бакыйлыкка күчтеләр. Әнигә – 95, әтигә 96 яшь иде. Өлкән яшьтәгеләр аларны әле булса рәхмәтле булып искә алалар.

Әти беркайчан да сугыш турында сөйләмәде.

Ел саен 9 Май – Җиңү көнендә зиратка әти-әниемнең каберенә баш ияргә һәм чәчәкләр салырга барам. Бервакыт анда безнеке кебек Кудояров фамилияле авылдашымны очраттым. Ул Уфа дәваханәсендә булган вакыйганы искә алды. Анда дәваланып ятканда аңа фронттан кайткан өлкән яшьтәге бер абзый мөрәҗәгать иткән. Ачыклануынча, сугыштан соң ул гомере буе әтиемне табып, аңа рәхмәт әйтергә теләгән. Аның һәм башка яралыларның гомерен саклап калуы турында сөйләгән. Әти яралы яугирләр төялгән олауны озата барганда юлда хәрбиләр колоннасы аркылы төшкән. Озакка сузарга ярамаганга күрә ул пистолетын чыгарып: «Мин хәрби офицер, әгәр яралыларны алып китәргә комачауласагыз, атам», – дип кычкырган. Колонна аларга юл биргән. Шулай итеп ул мине һәм башка бик күп яралы солдатларны коткарып калды, дип сөйләгән ул.

Авылдашымның сөйләгәннәре мине яугирләрнең, тылдагы халыкның күпме авырлык кичерергә мәҗбүр булуы турында уйландырды. Без аларны онытмаска, бу турыдагы хатирәне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшырырга тиешбез.

                                                                                                                                                                                                                                                                       Гүзәл КУДОЯРОВА, Яңа Абдулла авылында яшәүче.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: