Абдулла Гобәйдулла улы Гыйззәтуллин 1904 елның 5 июнендә Уфа губернасының Караякуп волосте (хәзерге вакытта Чишмә районы) Ибраһим авылында ярлы гаиләдә дөньяга килә. Гаиләдә алты бала үсә. Абдуллага өч яшь тулган елны әтиләре үлеп китә. Әниләренә балаларны ялгызы тәрбияләү авыр булганга күрә, Абдулланы туганнары ала. Ул авыл мәдрәсәсендә укый. 1921 елда Абдулланы асрамага алган абыйсы вафат була, һәм 1922 елдан ул Дәүләкәндә бер байга ялланып көтү көтәргә мәҗбүр була. 1927 елда авылдашы Мәстүрә Төхвәтуллинага өйләнә. Аларның алты баласы туа.
Абдулла Гыйззәтуллин Ибраһим авылында колхоз оештыруда катнашучыларның берсе, тәүдә кырыклап кешенең колхозга керүе билгеле. Абдулла шул елларда комсомол сафына алына. Бераздан ул «Өршәк» совхозына эшкә урнаша, күп тә үтми аны Сафарга тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Курсларны тәмамлагач, Абдулла совхозга кайтып, тәүге тракторчыларның берсе булып эшли башлый. Ике елдан соң трактор бригадасына бригадир итеп билгеләнә. 1934-1939 елларда ул «Өршәк» совхозында тракторчы һәм бригадир вазифаларын башкара. Аннары юллама буенча Бөре механизация мәктәбенә җибәрелә.
Кайткач совхоз МТМ-сына механик булып урнаша, фронтка киткәнче (1939-1942 елларда) МТМ мөдире булып эшли.
– Фронтка ул 1942 елның 5 декабре иртәсендә китте, таң атмаган иде әле. «Өршәк» совхозы аңа үз хисабына ат, кием-салым биреп фронтка озатты, – дип хатирәләре белән уртаклаша Рәсим Мә-гәсүмов.
Фронтка китәр алдыннан Абдулла Гыйззәтуллин Димдә урнашкан 112-нче кавалерия дивизиясендә хәрби өйрәнүләр үтә. Аны 60-нчы кавалерия полкына отделение командиры итеп билгелиләр, полк ашыгыч рәвештә фронтка озатырга әзерләнә.
Абдулла Башкортстан территориясендә оешкан 16-нчы гвардия дивизиясе составында алышларда катнашып тәүге чирканчык ала. Разведчик бу-ла, үзенең атлы отделениесе белән дошман тылына кыю һөҗүм итеп «тел» алып кайта.
Чернигов өчен барган сугышларда һәм Днепрны кичкәндә атлы гвардиячеләр бик күп батырлыклар күрсәтәләр. Ватан гвардия кавалерия дивизиясенең гамәлләрен югары бәяли: аның 54 сугышчысына, сержантына һәм офицерына Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Бу исемне алучылар арасында якташыбыз Абдулла Гыйззәтуллин да бар.
Днепр плацдармында барган сугышларда ул каты яраланып госпитальгә озатыла. Дәваланганнан соң 10 көнгә генә туган авылына кайта.
Рәсим Мансур улы шул турыдагы истәлекләре белән уртаклашты.
– Бу вакытта Абдулла Гобәйдулла улының гаиләсе Өршәк авылында яши иде. Мин алар янына еш барып йөрдем. 1944 елда халык ачлы-туклы яшәде, кешеләрнең бөтен запаслары бетте, азык җитмәде, әмма Абдулла абзыйлар кунак килсә шат булдылар, хәлле иделәр, чөнки ул вакытта Өршәктә спирт заводы эшли һәм совхоз үз эшчеләрен икмәк белән тәэмин итә иде. Мин аларга иртүк килә һәм кич җитүгә генә кайтып китә идем. Шулай итеп, ун көн буе аларда булдым. Мин генә түгел, бөтен авыл халкы хәл-әхвәл белешергә килде. Барысы да Абдулла абзыйдан сугыш турында сораштылар, чөнки һәркемнең якын кешесе сугышта иде... Гыйззәтуллинның батырлыгы турында да сораулар бирделәр. Ул бик күп солдатларның Днепр елгасын кичкәндә батып үлүе һәм атып үтерелүе, үзенең елганы ат койрыгына ябышып чыгуы турында сөйләде. Ул безнең гаскәрләр плацдармны алган вакытта каты яралана, ләкин яу кырын ташлап китми, аңын югалтканчы алыша. Аны самолет белән Мәскәү госпиталенә озаталар. Савыкканнан соң Гыйззәтуллинны бүләкләү өчен Кремльгә алып киләләр. М. Калинин аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшыра. Аннары ун көнлек ял биреп, туган якка кайтарып җибәрәләр. Кире фронтка китәр алдыннан соңгы төнне ул, партияле булуына карамастан, мулла Хәлимне алып килеп Коръән укытты, дип әнинең сөйләгәннәре хәтердә, – дип искә алды ул.
Фронтка киткәч Гыйззәтуллин үз частена эләкми, укырга җибәрелә. 107-нче гвардия истребитель-танкка каршы артиллерия полкында артиллерист – орудие расчеты командиры итеп билгеләнә. Озак та үтми Днепрның уң як ярындагы Украина территориясен азат итү өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Батыр якташыбыз Днепрдан Германиягә кадәр сугыш юлы үтә. Взвод командиры, кече лейтенант А. Гыйззәтуллин 1945 елның 15 мартында Германиянең Устфав шәһәре янында батырларча һәлак була. Ул Гросс-Юстин авылы тирәсендә җирләнгән. Яугирнең үлеме турында белгәннән соң ике ай үтүгә аңардан посылка килеп төшә. Анда ул барлык балалары өчен кием-салым җибәргән була.
«Тормыш иптәше, Мәстүрә җиңги, посылка килгәч бик гаҗәпләнде, бәлки, исәндер әле дип өметләнде» дип искә ала бу турыда Рәсим абый.
Әмма, Советлар Союзы Герое Абдулла Гыйззәтуллинның күптән көтелгән Җиңү көненә нибары ике ай кала гомере өзелгән була шул...
Гөлчәчәк СОЛТАНОВА, Ибраһим авылы китапханәчесе.