

Сугыш елларында «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» дигән лозунг тылдагылар өчен тормыш мәгънәсенә әверелә. Махсус хәрби операция башлангач, бу лозунг яңа төсмер алды. Йөзләгән кеше җыелып, Ватан алдындагы бурычларын үтәгән хәрбиләргә ярдәм итү юлларын эзли башлады.
Яңа Ябалаклыда «чит кеше» дигән төшенчә юк, улы, оныгы яки туганы алгы сызыкта булмаган йорт сирәк. Ир-атлар еракта ил чиген сакласа, аларның әниләре, хатыннары һәм апа-сеңелләре тылда үзләренең «күренмәс фронтын» тоталар. Аларның көтүе тик тору түгел, ә гамәлдә башкарылган эшләр.
Күптән түгел авыл хатын-кызлары тагын бер өмәгә җыелган. «Хәсән» волонтерлар штабы җитәкчесе Айгөл Кәримова чакыру белән алар яулыкларын бәйләп, кулларына кирәк-ярак әйберләрне: уклау-такталарын, йомыркасын, онын алып берсүзсез киләләр. Кухняда эш кайный: тау кадәр өй токмачы киселә һәм хуш исле, баллы чәкчәк әзерләнә. Бу гади ризык кына түгел, ә балачак тәме, өй җылысы, сугышчыларыбызга юлланган җылы сәлам.
«Чәкчәк һәм токмач ясарга җыелабыз» дигән хәбәр килүгә, хатын-кызлар яулык-алъяпкычларын бәйләп, эшкә тотыналар. Аларның һәр хәрәкәтендә – бердәмлек, һәр ризыкта – изге теләк. Без төгәл беләбез: ир-егетләребез ялгыз түгел. Аларны әниләренең догасы саклый, алар артында – авылдашларының тырыш куллары белән үрелгән ышанычлы һәм җиңелмәс тыл.
Яңа Ябалаклы-Дим авылында Вәлия Шәйхетдиновага ярдәмгә Зәлфирә Райманова, Минзилә Сәфәргалина, Гөлсем Миңнегалина, Әлфирә Муллагалина һәм Таҗимә Италмасова килделәр. Аларның һәр хәрәкәтендә – тыйнаклык һәм ышаныч, күзләрендә – сабыр көч, ә гамәлләрендә – кеше кайгысына битараф булмаган зирәклек чагыла. Мондый хатын-кызлар – туган якның таянычы. Алар рәхмәт көтмиләр, алар өчен иң мөһиме – кулларыннан килгәнчә ярдәм итү. Аларның бөеклеге дә шунда. Ә ана догасы исә теләсә нинди коралдан да көчлерәк!
Сезнең кайгыртуыгыз алгы сызыктагы егетләребез өчен күзгә күренмәс, ләкин иң ныклы калкан. Сез – Рәсәйнең бердәмлеген раслаучы волонтерлык хәрәкәтенең йөрәге.
Хезмәт сөючән куллар тылда уртак җиңүне якынайта.
Чишмә районында гуманитар ярдәм җыю бер минутка да туктап тормый: оекбашлар бәйләнә, дроннан саклану өчен япмалар тегелә, алгы сызыктагы егетләребезгә озату өчен томалап итләр пешерелә, туган як болыннарыннан җыелган хуш исе үләннәрдән чәйләр әзерләнә.
Оекбашмы, акчамы, дарумы – ярдәмнең бәһасе юк аның. Хәтта елмаю да – кайгырту, сүз дә – ярдәм. Рухландыра, өмет уята торганнары, билгеле. Андыйларын күбрәк, ешрак әйтик. Кемнең кемлеге кайгы килгәч яхшырак күренә.
Районнан җыелган зур гуманитар йөк, җылы күчтәнәчләр һәм әниләребез, әби-бабайларыбыз, балаларыбыз йөрәк җылысын кушып язган хатлар тиздән сугышчыларыбызга барып җитәчәк. Ярдәм җыю бөтен район буенча дәвам итә.
Әлбәттә, Ватанны саклау буенча үз бурычларын үтәүче хәрбиләребезгә ярдәм итүчеләрнең барысы турында да сөйләп бетереп булмый. Бу безнең сугышчыларга ярдәм күрсәтү буенча алып барыла торган эшнең бер өлеше генә. Әмма боларның барысы да халкыбызның бердәмлеген күрсәтә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу – район хатын-кызларының игелекле эшләренең кечкенә генә бер өлеше. Алар моны көн саен, йөрәк кушуы буенча башкара.