

6 октябрь иртәсендә Самара – Уфа – Чиләбе М5 юлының 1419-нчы чакрымында җиңел машина юл читенә төшеп ава. Ике пассажир җитди имгәнүләр ала һәм берсе – Уфага, икенчесе Чишмә үзәк район дәваханәсенә озатыла. Табиблар зыян күрүчеләрнең баш сөягемие зарарлануын, сөякләре сынуын һәм төрле авырлыктагы башка җәрәхәтләре булуын ачыклый.
7 октябрьдә 16.00 сәгатьтә Чишмә – Аксен – Кыргыз-Миякә юлының 8-нче чакрымында тагын бер зур юл һәлакәте була. Анда йөк машинасы һәм ике җиңел автомобиль бәрелешә. Нәтиҗәдә машиналарның берсе каршыга килүче автомобильгә бәрелә. Зыян күрүче пассажирлар арасында бер бала да була, ул баш җәрәхәте белән Уфаның Республика балалар клиник дәваханәсенә озатыла. Табиблар караганнан соң аны өенә кайтарып җибәрәләр.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре юл-транспорт һәлакәтләренең барлык фактлары буенча тикшерү үткәреп, аварияләрнең сәбәбен ачыклыйлар. Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә юлда чиктән тыш игътибарлы булуларын үтенеп мөрәҗәгать итә. Тизлек режимын саклау гына түгел, аны юлдагы шартларга җайлаштыру, томан булганда тизлекне киметү, алда баручы транспорт белән ара калдыру мөһим. Кискен маневрлар ясау һәм кинәт тормозга басу тыела. Аварияләр еш була торган юл участокларына, шулай ук күрү мөмкинлеге чикләнгән һәм катлаулы рельефлы урыннарга аерым игътибар бирү мөһим.
Җәяүлеләргә дә сак булырга кирәк: күрү мөмкинлеге начар булганда юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу хәвефе арта. Төнге вакытта киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану яхшырак – бу шоферларга юл читеннән барган яки юл аша чыккан җәяүлене вакытында күреп калырга ярдәм итәчәк.
Юлдагы хәвефсезлек – бу һәрберебезгә кагылган гомуми җаваплылык. Игътибарлылык һәм кагыйдәләрне үтәү фаҗигаләргә юл куймаска һәм гомерләрне саклап калырга ярдәм итә.