

Бүген дә, үзебезнең һәм балаларыбызның киләчәге хәл ителгәндә, беркем дә читтә калырга тиеш түгел, диделәр сентябрьнең бу өч көнендә участокларга килгән сайлаучылар. Сезнең өчен төбәгебезнең иң җылы вакыйгаларын тупладык.
Тавыш бирүнең беренче көнендә иртән-иртүк Пензага юл тоттык. Юк, бу сез уйлаган өлкә үзәге түгел. Безнең Пенза — хезмәт сөючән, гаҗәеп якты йөзле кешеләр яшәгән, тыныч, яшеллеккә күмелеп утыручы авыл. Сайлау көнне шушы авылда яшәүче ике күрше апа яшьләрчә егәрлек белән велосипедка утырып, үзләренең гражданлык бурычын үтәргә килгәннәр.
68 яшьлек Фәридә Вәлиеваның җомга иртәсе гадәттәгечә өй мәшәкатьләре, бер чынаяк кайнар чәй, көндәлек эшләр белән башланган. Озакламый капка шакыганнар, социаль хезмәткәр һәм күптәнге дусты Светлана Куликова килеп җиткән.
— Фәридә Зәкиевна, киен! «Чудо-транспортыңны» чыгар да, әйдә Дураска киттек! — дигән ул.
Фәридә апаны озак үгетләп торырга туры килмәгән. Аның өчен ил тормышында катнашу — изге эш, алар совет чорыннан ук шулай тәрбияләнгән: сайлау — ул бәйрәм, аны исә тулы парадта каршыларга кирәк. Фәридә Вәлиеваның транспорты авылда һәркемгә таныш. Дүрт елга якын инде ул үзенең ышанычлы өч тәгәрмәчле велосипеды педальләрен әйләндерә, аны махсус заводтан барып алганнар.
— Безнең яшьтә гади ике тәгәрмәчле велосипедта йөрергә куркыныч: тигезлекне саклау авыр, егылып китүең бар, Аллаһ сакласын. Өйрәнгән вакытта берничә тапкыр егыла яздым. Ә монысы бик тотрыклы, ышанычлы! Утырасың да рәхәтләнеп йөрисең. Артындагы кәрзине дә сыйдырышлы: кибеткә барырга да, чүп илтеп түгәргә дә, урманга гөмбәгә йөрергә дә ярый. Шунсы гына кызганыч: кышын карлы юллардан йөреп булмый. Ә яздан алып көз ахырына кадәр мин һәрвакыт тәгәрмәч өстендә, — дип көлә Фәридә апа.
Бу көнне дә шиналарны тикшерделәр, яулыкларын төзәткәләделәр дә юлга кузгалдылар. Пенза белән Дурас арасындагы көзге яфраклар каплаган юлның озынлыгы сизелми дә калгандыр. Аларга карап, гади бер хакыйкатьне аңлыйсың: яныңда тугры дустың булганда, яшь — ул паспорттагы сан гына.
Бу көнне Бәкәй авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны, 101 яшьлек Солтан Хәмәтгали улы Хәйдаров өендә тавыш бирде. Аның максаты һәркемгә аңлаешлы: балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен бәхетле киләчәк тели.
Сезгә тирән ихтирамыбызны белдерәбез, Солтан Хәмәтгали улы! Җиңү өчен һәм үрнәгегез өчен зур рәхмәт. Чишмәләр сезнең белән горурлана.
Дурас авылында сайлауга беренчеләрдән булып Лилия һәм Айдар Вәлитовлар килде. Алар өч ул үстерә. Дөрес, тулы состав белән килә алмаганнар: өч яшьлек Вилдан өйдә калган. Әмма беренче сыйныф укучысы Илһам һәм яшь тә дүрт айлык Арслан әти-әниләре белән бик теләп килгәннәр. Кызыл комбинезонлы сабый сайлау участогында һәркемнең игьтибар үзәгендә булды. Абыйсы бюллетеньнәрне салырга булышкан арада ул кызыксынып әтисенең кабинасына күз салды.
Яңа Усмандагы 3346-нчы участокта махсус хәрби операциядә катнашучы яугир — Дмитриевка авылы мәктәбенең чыгарылыш укучысы тавыш бирде. Кыска вакытлы ялга кайткан егет «Бу минем гражданлык бурычым, халыкның киләчәге. Мин кече ватаным белән горурланам», диде.
Ә Район мәдәният сарае бинасында алдан уйланылмаган вакыйга булды. Бу көнне биредә күркәм пар — Аллакаевлар никахларын теркәделәр. Максим Уфадан, Венера Яңавыл кызы. Яшьләр ЗАГС залыннан чыкканда, сайлау комиссиясе әгъзалары аларны көчле алкышлар белән һәм курай уйнап каршы алдылар.
Максим белән Венераның мәхәббәт тарихы — яхшы кино өчен әзер сценарий кебек.
-Без йорт сала, түбә яба идек. Мин түбәдә торганда ул, чандыр гына кыз булуына карамастан, миңа профнастил калайларны биреп торды. Шул чакта ук миңа бу тормышта башка кыз кирәкми, дип уйладым! — дип искә ала Максим.
Аллакаевлар гаиләсен чын күңелдән никахлары белән котлыйбыз. Тормышлары кондитер-пешекче Венераның тортлары кебек татлы, ә гаиләләре шул түбә кебек нык булсын.
3360-нчы сайлау участогында үзенчәлекле мохит хөкем сөрде. Биредә уникаль комиссия составы эшләде. Сайлау участогы комиссиясе әгъзасы, сөйкемле Гөлназ Сәйфуллина әлеге вакытта бәби көтә, димәк, тавыш бирүнең гаделлеген тагын бер кечкенә инспектор — Чишмә районының булачак гражданы күзәтте. Бу «Сайлаулар — киләчәгебез өчен» дигән гыйбарәнең аеруча туры килгән чагы.
Түбән Хаҗәт авылыннан «Фатыйма» фольклор ансамбле әгъзалары Игнатовкадагы сайлау участогына дус команда булып килделәр. Безнең хөрмәтле агинәйләребез моны матур традициягә әйләндерде: алар һәр сайлауга бергәләп, бизәкле яулыкларын бәйләп, ачык йөз белән киләләр. Алар сәхнәдә генә түгел, тормышта да дус яшиләр, халык гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм туган авылларының киләчәге өчен чын күңелдән борчылалар. Туган җирнең чын ватанпәрвәрләре!
3318-нче сайлау участогында Дмитриевкадан күп балалы Сабуровлар гаиләсе үз тавышларын бирделәр. Алар арасында беренче тапкыр тавыш бирүче дә бар иде. Бөтен гаилә белән бергәләп сайлауга килү, бюллетеньдәге беренче билге, тәүге сайлау... Мондый вакыйга гомерлеккә истә кала.
Ә Любовь һәм Сергей Евлентьевлар сайлауга буш кул белән килмәгәннәр: комиссия әгъзаларын сыйлау өчен пирог пешереп алып килгәннәр. Бу — безнең төбәкне аерып торган шул ук кешелеклелек билгесе.
Бер гаиләнең дүрт буыны сайлауга бергә килде — бу Мостафина-Басыйроваларның хатын-кыз династиясе. Район гәзите редакциясе хезмәткәре Альбина Мостафина үзенең әнисе Әлифә Фәйзрахман кызы, кызы Регина Басыйрова һәм кечкенә оныгы Эвелина белән бергәләп сайлауда тавыш бирделәр. Бу йөзләрдә шулкадәр җылылык һәм зирәклек бар. Бергә тавыш биргән гаилә бергә көчле булып кала.
Яңа Ябалаклы авылы халкы Бүләкбашка бергәләп, мәктәп автобусында килергә булганнар. Авылда нибары бер урам гына, ләкин алар зур бер гаилә кебек. Юл буе бакча уңышы турында сөйләшеп, «Хәсән» волонтерлар штабында очрашырга планлаштырып өлгергәннәр. Менә ул — чын чишмәлеләрнең бердәмлеге.
Ә Бәрсүәнбашта бу көнне биегәннәр дә. Беренчеләрдән булып сайлауга 92 яше тулган Сәвия апа Хөсәенова килгән. Аның фәлсәфәсе гади: «Сайлаулар безнең өчен һәрвакыт бәйрәм! Оныкларымның нинди илдә яшәячәгенә мин битараф түгел». Менә ул — җиңүчеләр буыны. Бу илне төзегән һәм бүгенге көнгә кадәр аның өчен җаваплылык тойган кешеләр. Ватан һәркемнең сайлау участогына ясаган адымыннан башлана, ди Сәвия апа.
Фәридә Галикәева турында да әйтмичә булмый. Гаҗәеп язмышлы бу кеше 1939 елда Калмашта туган, 42 елдан артык Ярми китапханәсендә эшләгән. Биш тапкыр авыл Советы депутаты итеп сайланган, озак еллар халык утырышчысы булган. 1958 елдан бирле сайлау комиссиясе әгъзасы! Бу юлы ул өендә тавыш бирде.
Өч көн артта калды. Саннар, беркетмәләр, нәтиҗәләр — болар барысы да исәпләнер. Ләкин коры саннар артында тере кешеләр тора: тыныч күк йөзе өчен көрәшкән 101 яшьлек ветеран; сайлау участогында биюче 92 яшьлек әби; курай моңнары астында өйләнешкән яшь пар; кызыл комбинезонлы сабый; велосипедлы хатын-кызлар; ялга кайткан солдат; бер автобуска сыйган авыл халкы; бала көткән комиссия әгъзасы; дистәләгән еллар кешеләргә хезмәт иткән китапханәче. Бу бары тик сайлау гына түгел, ә Чишмә районының чын һәм тулы бер тормышы. Һәм «сайлау — ул бәйрәм» дию бездә коры сүзләр генә түгел, ә электән килгән күркәм бер традиция.