

Чишмә районының алты волонтерлык штабы – «Өмет» (Дурас авылы), «Пчелки» (Шөнгәккүл), «Ябалак» (Иске Ябалаклы авылы), «Барысы да җиңү өчен» (Ярми), Горный авылы штабы һәм Чишмә поселогы китапханәсе — бүген битараф булмаган кешеләрне берләштерүче чын үзәккә әверелде. Көн саен бу ишекләрдән олы йөрәкле кешеләр керә. Уңган, тырыш хатын-кызлар көнкүреш мәшәкатьләрен читкә куеп маскировка челтәрләре үрәләр, кулларына энә-җеп алып яугирләргә дроннан саклану өчен юрганнар һәм «Леший» дип аталган махсус костюмнар тегәләр. Алар аның һәр төенен, һәр җөен догаларын укып, изге теләкләрен әйтеп, егетләребезнең исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп, күз нурларын түгеп, аналарча борчылуларын, апа-сеңелләрчә кайгыртучанлыкларын салып бәйлиләр.
Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе сокландыргыч: М. Шәйморатов исемендәге «Без бергә» район штабы аша алгы сызыкка 140 маскировка челтәре, дроннан саклану өчен 100 юрган һәм 10 маскировка костюмы тапшырылган инде. Бу әйберләрнең һәрберсе — коткарылган гомер, дошман күзеннән ышыкланыр урын, салкын окопта җылыну мөмкинлеге.
Проект дәүләт ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Грант янмый торган һәм дымлылыкка чыдам, сыйфатлы материаллар сатып алырга мөмкинлек бирә. Барысы да егетләребезнең иминлеге өчен эшләнә, япмалар яңгыр астында чылатмас, ә маскировка костюмнары сугышчыларны катлаулы шартларда саклап калыр.
– Тырыш хезмәте белән җиңүне якынайткан һәркемгә рәхмәт! Шпагат йомгагы алып килгән кечкенә баладан алып, тегү машинасы артында төн уртасына кадәр утырган апаларга кадәр – сез барыгыз да тыл батырлары, – диләр проектны оештыручылар.
Битараф булмаган кешеләрнең бу изге хәрәкәте туктамый. Барлык волонтерлык штаблары да үз эшләрен дәвам итә: гуманитар ярдәм җыялар, сугышчыларыбызга булышу өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр. Алты штабның да ишекләре һәрвакыт ачык. Буш вакытыгыз булса, сез дә кушылыгыз! Тегә яки бәйли белүегез мөһим түгел, килегез, барысына да өйрәтерләр. Ярдәм итәргә теләк булу гына кирәк. Чөнки күмәк булганда гына без – үзебезне саклый алырлык зур көч.
Кушылырга теләүчеләр өчен элемтәләрне үзегезнең авыл Советы идарәлегендә яки район китапханәсендә табарга була.