

Бу зур форум күренекле мәгърифәтче, төбәгебезнең беренче имамы – хаҗи Хөсәенбәк истәлегенә багышланды. Дин әһелләрен, җәмәгатьчелек вәкилләрен, район халкын һәм кунакларны берләштергән чара чын мәгънәсендә бәйрәм рухында үтте, төбәкнең мәдәни тормышында истәлекле вакыйгага әйләнде.
Чараның мөбарәк Рабигыль-әүвәл аенда – пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) дөньяга килгән, тынычлык, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелек кыйммәтләрен искә алган көннәрдә үтүе аеруча символик мәгънәгә ия.
Чишмә районының әлеге күркәм чараны үткәрү урыны итеп сайлануы очраклы түгел. Хөсәенбәк тарихы Баш-кортстанның рухи мәдәнияте формалашу белән тыгыз бәйле. Моннан якынча җиде йөз ел элек ул Төркестанның мәшһүр суфи галиме Әхмәд Ясәви кушуы буенча бу җирләргә килгән. Башкорт ханы Борак хакимлегендә кабул ителгән Хөсәенбәк гомерен мәгърифәтчелек һәм әхлакый идеалларны вәгазьләүгә багышлаган. Мәккәгә хаҗ кылып, замандашларының тирән хөрмәтен яулаган зат 1344 елда Чишмәдәге Акзират каберлегендә мәңгелек йортын тапкан.
Борынгы риваятьләр буенча, 1393-1394 елларда бу җирләрдә кышлаган гаскәр башлыгы Тамерлан (Аксак Тимер) боерыгы белән аның кабере өстенә мәһабәт төрбә төзелә, ә кабер ташын 12 үгез белән Төркестаннан китерәләр. Безнең көннәрдә Хөсәенбәк кәшәнәсе – федераль әһәмияттәге мәдәни мирас объекты. Ерак түгел урнашкан Турахан төрбәсе белән берлектә алар уникаль архитектура ансамбле тәшкил итәләр, ул киләчәктә төзеләчәк Евразия күчмә цивилизацияләр музееның бер өлеше булачак.
Җыен көнендә Рәсәйнең Үзәк диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкчелегендәге хөрмәтле кунаклар Хөсәенбәк кәшәнәсендә булып, изге затка дога кылдылар.Программа Район мәдәният сараенда дәвам итте. Пленар өлештә катнашучыларга Хөсәенбәкнең тормышы һәм мирасына багышланган тирән эчтәлекле документаль видеоязма тәкъдим ителде. Проектның авторы – Наилә Собхангулова.
Фильмда мәгърифәтченең Чишмә җиренә килеп, Башкортстан халкына чирек гасыр буе хезмәт итүе тәэсирле итеп ачыла. Форумда катнашучылар авторга төбәкнең рухи һәм тарихи мирасын саклауга зур өлеш керткәне өчен рәхмәт белдерделәр.
Тарихи һәйкәл тирәсендә-е инфраструктураны үстерү карары барлык халык һәм хаҗилар өчен шатлыклы яңалык булды. Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбировның күрсәтмәсе белән кәшәнәгә илтүче юлларны ремонтлау өчен акча бүленде.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров билгеләп үтүенчә, төбәк бюджетыннан 79,7 миллион сум акча бүленә. Проект кысаларында өч төп участокта: Тәҗрибә (1,8 чакрым), Тимер юл урамнарында (930 м) һәм турыдан-туры Акзиратка илтүче юллар ремонтланачак. Төзекләндерү эшләрен 2027 елның 1 июленә кадәр тәмамлау планлаштырыла, бу исә изге урынга баруны һәркем өчен уңайлы итәчәк.
Республиканың төрле почмакларыннан дистәләгән балаларны һәм яшүсмерләрне берләштергән «Мин исламны танып беләм» республика Коръән укучылар бәйгесе көннең үзенчәлекле һәм илһамландыргыч этабы булды. Быел оештыручылар яңалык кертеп, катнашучыларның тарих һәм мәдәният нигезләрен белүен тикшерү өчен язма тест үткәрделәр. Ел дәвамында тәҗвид һәм Коръән укуны үзләштергән балалар сәхнәдә югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Җиңүчеләрне иң кечкенә катнашучылардан (4-6 яшь) алып 13-15 яшьлек яшүсмерләргә кадәр җиде яшь номинациясендә билгеләделәр. Бәләбәй шәһәреннән килгән алты яшьлек Зөләйха Амонова Гран-прига һәм Баш мөфтинең махсус бүләгенә лаек булды.
Финалда балаларның хор белән «Әл-Фатиха» сүрәсен укуы һәм залда утыручыларның аларга кушылуы чараның иң дулкынландыргыч бер мизгеле булып истә калды.
Пленар утырышта Гаилә һәм Халыклар бердәмлеге елына аваздаш рәвештә гаилә кыйммәтләре, буыннар дәвамчанлыгы һәм конфессия-ара татулык мәсьәләләре күтәрелде.
Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин: «Бердәмлек гаиләдән башлана. Иман, хөрмәт һәм рухилык нәкъ менә туган йортта туа», – дип ассызыклады.
Чарада Чишмә поселогының Успение чиркәве башлыгы Владимир Ждановның катнашуы исә Башкортстандагы гасырлар буе формалашкан яхшы күршелек традицияләренең һәм тынычлыкка омтылышның ачык мисалы.
Дин әһеле Башкортстанда яхшы күршечелек йолаларының гасырлар дәвамында барлыкка килүен билгеләп үтте, шулай ук төрле дин вәкилләренең догаларында тынычлык, изгелек һәм татулыкка омтылышның уртак булуын ассызыклады.
Мөселманнар җыенында катнашучылар хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган якташларыбызны да тирән хөрмәт белән искә алдылар. Очрашуда ассызыкланганча, геройлар турында онытмаганда – алар мәңге яши.
Чара Мәдәният сарае алдындагы мәйданчыкта дәвам итте. Кунаклар өчен спорт һәм иҗат зоналары оештырылды, традицион пылау әзерләнде. Килгән делегатлар чишмәлеләрнең кунакчыллыгын һәм чарага җентекле әзерләнүен аерым билгеләп үттеләр.
Мондый зур күләмле форумны югары дәрәҗәдә уздыру команданың бердәмлеген таләп итте. Төп җаваплылык Мәдәният сараеның техник хезмәткәрләре өстендә булды: тавыш, яктылык һәм мультимедиа чараларының сыйфатлы эшләвен тавыш режиссеры Марат Вәлиев, мультимедиа экраннары белгече Юрий Редько һәм яктылык буенча рәссам Алик Мөлеков тәэмин иттеләр.
Район мәчетләре хезмәткәрләре, мәхәллә кешеләре бәяләп бетергесез зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның тынгысыз мәшәкатьләре, ихлас хәстәрлек күрүләре һәм тырышлыгы нәтиҗәсендә һәркем чишмәлеләрнең кунакчыллыгын тоя алды.
Чишмә җирендә узган Башкортстан мөселманнарының XXI җыены тагын бер кат шуны раслады: тарихка сакчыл караш, яшь буынга ярдәм һәм ныклы гаилә традицияләре уртак йортыбызның чәчәк атуы өчен ышанычлы нигез булып тора.