

Аларга журналистлар белән күзгә-күз карап очрашу, бер-ике сүз алышу, үзләрен борчыган темалар турында сөйләшү мөһим. Безнең өчен мондый очрашулар – иң кадерле бүләк һәм кирәкле эш башкаруыбызның бер дәлиле.
Шушы көннәрдә безнең бусаганы Рәзинә Хәбибуллина атлап керде. Газетаны аңа даими рәвештә курьер китерүгә карамастан, бу юлы ул үзе килергә булган.
– Таныш урамнардан узыйм, сезнең янга да кереп чыгыйм, редакция сулышын тойыйм дип килдем, – дип елмаеп урындыкка килеп утырды Рәзинә апа. – Яраткан «районкам»ның 2026 елның икенче яртысында да минем белән калуын телим. Бик яратып укыйм! Авыл эшчәннәре, якташларыбыз һәм, әлбәттә, сугышчыларыбыз турында күбрәк языгыз, – диде ул.
Ватанны саклаучыларга зур сәлам тапшырды. «Барчасы да исән-сау булып, җиңү белән өйләренә әйләнеп кайтсыннар», диде. Аннары карашын редакция диварларында эленеп торган «Яз балалары» күргәзмәсенә күчерде. Махсус хәрби операциядә һәлак булган сугышчыларның балаларына багышланган героик фотопроект редакция стеналарында лаеклы урын алып тора. Рәзинә апа портретлар янында тукталып, балаларның йөзләренә озак карап торды да, «күз яшьләрен тыеп булмый, дөньядагы барлык балалар әти-әниле булып үссеннәр иде» дип әйтеп куйды.
Хөрмәтле гәзит укучыларыбыз, сүз уңаеннан исегезгә төшерәбез, 2026 елның икенче яртысында алу өчен район гәзитенә язылыр вакыт җитте! Гәзиткә почта бүлегендә, шулай ук курьерлар аша язылырга мөмкин.
Рәзинә апа Хәбибуллина кебек, безнең редакциягә килеп язылсагыз да була. Сезне көтеп калабыз! Очрашканчыга кадәр.