Яңа Ябалаклы авылыннан Вәлия Шәйхетдинова белән Бүләкбаштан Мәҗидә Мөлекова башта экскурсиягә барыргамы-юкмы, дип бераз икеләнеп торганнар. Балалары, бер генә көнгә булса да өй мәшәкатьләрен калдырып торыгыз, бакча эшләре бетте инде, бераз ял итеп кайтырга мөмкин, дип үгетли торгач, ризалашканнар.
– Алар хаклы, әлдә барганбыз, экскурсия шулкадәр кызыклы булды, – диде Вәлия апа Бөре шәһәреннән автобус белән кайтып төшкәч.
Мәҗидә Мөлекованың бу тәүге туристик сәфәре булган, ул аның хәтерендә күңелле бер истәлек булып озак сакланыр әле.
Борынгы сәүдәгәрләр шәһәре үзәген җәяү карап йөрү бигрәк тә кызыклы булган. Кайчандыр бу кечкенә шәһәрдә 400дән артык сәүдәгәр яшәгән; иске биналарның күбесе әлегә кадәр сакланып калган, хәзер анда төрле учреждениеләр урнашкан. Сәяхәтчеләр Троицкий соборында, Михаил Архангельский храмында, «Революция көрәшчеләре» паркында, музейда һәм тарихи әһәмияткә ия булган башка истәлекле урыннарда булдылар.
– Бөре шәһәре турында бик күп кызыклы яңалыклар белдек, моңа кадәр ишеткәнебез дә юк иде, – дип таң калуларын яшермәделәр чишмәлеләр.
Сәяхәттән кайткач алар экскурсияне оештыручыларга рәхмәт белдерделәр һәм рес-публика башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге программаның бик кирәкле һәм файдалы булуын, танышларына да шундый сәфәрләргә барырга киңәш итәчәкләрен билгеләп үттеләр.