Чишмэ
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 декабрь 2024, 10:06

Яңа ел алдыннан яңа йорт ачкычлары тапшырылды

Шөнгәккүл авылыннан Наталья Федорова шушы көннәрдә кулына яңа йорт ачкычларын алды. Муниципалитетның «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында катнашуы нәтиҗәсендә Наталья Игоревнаның гаиләсе йортлы булды. Ул торак шартларын яхшыртуга электән үк чиратта торган, ә авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәре булып эшләгән вакытта әлеге программада катнашырга карар иткән.

Яңа ел алдыннан яңа йорт ачкычлары тапшырылды
Яңа ел алдыннан яңа йорт ачкычлары тапшырылды

Шөнгәккүл авылыннан Наталья Федорова шушы көннәрдә кулына яңа йорт ачкычларын алды.

Муниципалитетның «Башкортстан Республикасы авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасында катнашуы нәтиҗәсендә Наталья Игоревнаның гаиләсе йортлы булды. Ул торак шартларын яхшыртуга электән үк чиратта торган, ә авыл биләмәсе хакимияте хезмәткәре булып эшләгән вакытта әлеге программада катнашырга карар иткән.

Наталья Шөнгәккүл мәктәбендә укытучы булып эшли, улын тәрбияли. Бу көннәрдә күңелле мәшәкатьләр белән янып яши, туган көне һәм Яңа ел алдыннан яңа йортка күченергә планлаштыра.

– Мин моңа бик шатмын һәм бу эштә катнашы булганнарның барысына да рәхмәтлемен. Хәзер без уңайлы шартларда, ялт итеп торган йортта яшәячәкбез, – ди Н. Федорова.

Аңа йорт ачкычларын район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров тапшырды, социаль өлкәдә намуслы хезмәте һәм үз эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде.

– Мондый программаларда катнашу безнең өчен өстенлекле бурыч булып тора, – дип аңлатты Ришат Әнис улы.

– Авылларда булган мәсьәләләрне хәл итү мөһим. Чиратта торучының торак алу өчен барлык критерийлары туры килде, мондый проектларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр биргән илебез һәм республикабыз хөкүмәтләренә зур рәхмәт белдерәсе килә.

– Бу безнең өчен берникадәр тәҗрибә булды, – диде «Жилсервис» генераль подрядчы оешма вәкиле Илдар Рәфыйков. – Әлеге торак пунктның район үзәгеннән ерак булуы сәбәпле, материалларны китереп бушату һәрвакытта да бик үк җиңел булмады, әмма эшне шактый кыска вакыт эчендә башкарып чыга алдык.

Чынлап та шулай, без төзелеш мәйданчыгына тәү тапкыр июньнең егермеләрендә барганда блоклардан стеналар күтәрелгән, төзүчеләр йортның түбәсен ябу белән мәшгуль иде, ә бүгенге көнне без җылы һәм яшәү өчен әзер йортны күреп шаккаттык.

Шөнгәккүл авылындагы 57 квадрат метр мәйданлы торак йортны «Жилсервис» подрядчы оешма төзегән. Әлеге вакытта анда бизәкләү эшләре тулысынча тәмамланган, су, канализация һәм газ кертелгән, идән җәелгән, түшәме эшләнгән, сантехника, җылыткычлар һәм япмалы җәйге терраса урнаштырылган – куанып яшә генә.

Ярми авылында да «Башкир-Агроинвест» җәмгыяте хезмәткәрләре өчен шундый ун йорт төзелеп бетеп килә.

Район хакимияте башлыгының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары Азат Гайнуллин аңлатуынча, әлеге торак биналар файдалануга тапшырылгач, биредә яшәүчеләргә наем килешүе буенча бирелә, алар йортларны биш елдан соң торак бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң 5 процентын түләп сатып алалалар.

Яңа ел алдыннан яңа йорт ачкычлары тапшырылды
Яңа ел алдыннан яңа йорт ачкычлары тапшырылды
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: