Бу көнне алар янына район хакимияте, ветераннар советы, «Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы вәкилләре, Хөсәенбәк мәчетеннән дин әһеле Али хәзрәт катнашлыгында делегация, шулай ук Пионерлар һәм мәктәп укучылары йортында тәрбияләнүче балалар, Чишмә районының эшмәкәр хатын-кызлары ассоциациясе һәм медицина үзәге хезмәткәрләре килделәр. Яшь артистлар концерт номерлары күрсәттеләр.
Ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев социаль приютта яшәүчеләрнең һәркайсына күчтәнәчләр тапшырды. Али хәзрәт төшке ашка бер казан хуш исле пылау алып килде.
«Сүз уңаеннан, район карамагындагы ветераннар советының һәм җәмигъ мәчет мөхтәсибәтенең күп еллар дәвамында приютны үз канаты астына алып ярдәм күрсәтүләрен билгеләп үтик.
«Беренчеләр хәрәкәте» оешмасы хезмәткәрләре өлкәннәргә чәй эчү өчен пироглар алып килделәр һәм бәйрәм белән котлап открыткалар тараттылар.
Парикмахер Алина Оганян аларның чәчләрен кисте, аның янына тулы бер чират тезелде.
Район музее хезмәткәрләре шагыйрь Сәйфи Кудаш һәм халык чәчәне Сәет Исмәгыйлев (Ярми Сәете) иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим иттеләр.
Гражданнарга һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Маргарита Кузьменко аларга барлык өлкәннәр исеменнән рәхмәт сүзләре ирештерде.