Чишмэ
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 июнь , 11:32

Онытырга хакыбыз юк!

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, районда Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаучыларны хөрмәтләп искә алып «Батырлык дәресләре», Сталинград сугышында җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар, бер минут тын тору, төрле форматтагы «Хәтер шәме» акцияләре оештырылды.

Онытырга хакыбыз юк!
Онытырга хакыбыз юк!

22 июньдә, Хәтер һәм кайгы көнендә, районда Бөек Ватан сугышы елларында илебезне саклаучыларны хөрмәтләп искә алып берничә чара үтте.

Диктор Юрий Левитан «Бүген иртәнге сәгать 4тә Германиянең кораллы көчләре, сугыш игълан итмичә, Советлар Союзы чикләренә һөҗүм итте. Совет халкының немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы башланды. Безнең эшебез хаклы, дошман тар-мар ителер. Җиңү безнең якта булыр!» – дип радио аша игълан иткәндә илнең көнбатыш чикләрендә инде кешеләр һәлак була.

Шул көннән соң 83 ел вакыт узган. Бу вакыйгаларның шаһитлары бик аз калган. Әлеге вакытта безнең районда да Бөек Ватан сугышында катнашкан бер генә ветеран исән, ул – Бәкәй авылында яшәүче Солтан Хәйдәров.

Дәһшәтле еллардан соң туган балалар сугыш турында китаплардан һәм хикәяләрдән укып, документаль һәм нәфис фильмнардан күреп кенә белә. Озак еллар дәвам иткән сугыш һәм җиңү турындагы хатирәләр турында хәзер без үз балаларыбызга сөйлибез. Буыннар бәйләнеше өзелергә тиеш түгел.

Быел Хәтер һәм кайгы көнендә безнең районда «Батырлык дәресләре», Сталинград сугышында җиңүнең 81 еллыгына багышланган чаралар, бер минут тын тору, төрле форматтагы «Хәтер шәме» акцияләре оештырылды. Тарих-туган якны өйрәнү музее бу истәлекле дата уңаеннан тематик күргәзмәләр әзерләде.

22 июньгә каршы төндә «Хәтер шәме» Бөтенрәсәй акциясе барышында «Патриот» паркында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм республика волонтерлары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган барлык кешеләрне хөрмәт белән искә алу уңаеннан 15 мең шәм тезеп комбат – солдатларны яуга әйдәүче командир рәсемен ясадылар.

22 июнь иртәсендә әле коеп, әле сибәләп бертуктаусыз яңгыр яуды. Шуңа карамастан, Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган мемориалга чәчәкләр салу тантанасы үтте. Яңгыр явып торса да, мәңгелек ут өзлексез януын дәвам итте. Әйтерсең лә, ул халкыбызның какшамаслыгын күрсәтте.

Бу көнне мемориал янына беренчеләрдән булып поселокта яшәүче Рәшит Хәйруллин килде.

Бүген бирегә барысының да килә алмавын бик яхшы аңлыйм, чөнки тормышта төрле хәлләр булырга мөмкин, үзем дә ел саен килә алмыйм, – дип сүз башлады элекке очучы Рәшит Зөфәр улы. – Шулай да киләчәгебез хакына башларын салган якташларыбызны хөрмәтләп искә алуны үз бурычым дип саныйм. Әтием сугышта катнашкан, ә мин Әфганстанда булдым. Үз вакытында, поселокның беренче һәм бишенче мәктәпләрендә эшләгәндә, ветераннарны балалар белән очрашуга чакыра идем. Ә хәзер, ветеран буларак, үзем дә шундый чараларга йөрим. Иптәшләрем белән бергәләп махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрне соңгы юлга озатырга барабыз. Алар арасында минем укучым да бар. Хәзер күпләре яу кырында. Әлбәттә, алар белән элемтәдә торырга тырышам, ялга кайткан арада очрашабыз, – диде ул.

«Яшь Гвардия» активистлары, «Ышаныч» яшьләр үзәге, җиңү һәм мәдәният волонтерлары мемориал янына төнлә, көчле яңгыр тукталгач килеп «Хәтер шәме» Бөтенрәсәй акциясендә катнаштылар. Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны искә алып, Мәңгелек ут янына янып торган шәмнәр тезделәр.

Онытырга хакыбыз юк!
Онытырга хакыбыз юк!
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: