Чишмэ
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 Май , 10:59

Уртак тырышлык белән

Районның авыл биләмәләре буенча язмаларыбызны дәвам итеп, Сафар авыл Советына тукталырга булдык. Соңгы мәгълүматлар буенча, Сафар авыл Советына кергән биш авылда 1294 кеше яши. Шуларның тугыз йөздән артыгы Сафар авылында гомер кичерә.

Уртак тырышлык белән
Уртак тырышлык белән

Районның авыл биләмәләре буенча язмаларыбызны дәвам итеп, Сафар авыл Советына тукталырга булдык.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Сафар авыл Советына кергән биш авылда 1294 кеше яши. Шуларның тугыз йөздән артыгы Сафар авылында гомер кичерә.

Авыл хакимияте башлыгы Илдар Байбурин сүзләренә караганда, халык даими рәвештә Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасында (ППМИ) катнаша.

Соңгы елларда зур күләмле эш башкарылды. Өйдрәк һәм Сафар авылларында су башнялары алыштырылды, Сафарда өч километрдан артык озынлыктагы суүткәргеч торбалар да яңартылды. Халык бу мәсьәләләргә аңлап карый. Авылларда суүткәргеч узган гасырның 70-нче елларында ук салынган. Торбалар тузган, еш тишелә, шуңа күрә, көчебездән килгәнчә, халык ярдәме белән бу юнәлештә эш алып барабыз, – ди ул.

Биләмә территориясендә сигез мөселман һәм ике христиан зираты бар. Барысы да кәртәләнгән. Һәр ел саен өмәләр үткәрелә, анда авылда яшәүчеләр генә түгел, ә башка районнардан һәм шәһәрләрдән кайткан туганнар да катнаша.

Иген-Елга – безнең биләмәдәге юкка чыккан авыл, ләкин зираты бар. Аны да койма белән уратып алдык, тәртипкә китердек. Сирәк булса да, килүчеләр бар. Безгә рәхмәт белдерәләр, – дип ассызыклый Илдар Усман улы.

Быел ППМИ программасы буенча конкурста Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга һәйкәл кую проекты белән җиңдек. Һәйкәл ике бүлектән – сугышка киткән һәм һәлак булган якташлар; сугышка киткән һәм исән кайтканнар исемлегеннән торачак, – ди Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгы.

Проектның гомуми бәясе бер миллион алты йөз мең сумнан артык тәшкил итә, шуның бер миллионнан артыгы республика бюджетыннан бүлеп бирелә, 200 меңе биләмә бюджетыннан алына, иганәчеләр ярдәме 135 мең сум тәшкил итә, халыктан ике йөз мең сумга якын акча җыелган. Тиздән проект гамәлгә ашырыла башлаячак һәм киләсе елда Җиңүнең 80 еллыгын яңа һәйкәл янында билгеләп үтеләчәк.

Уртак тырышлык белән
Уртак тырышлык белән
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: