Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель , 09:28

Проффест. Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты

Чишмә поселогында Бөтенрәсәй мәшгульлек ярминкәсе узды. Бу көнне эшсез гражданнар гына түгел, ә поселок мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы студентлары да вакансияләр белән кызыксындылар.

Проффест. Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты
Проффест. Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты

Чишмә поселогында Бөтенрәсәй мәшгульлек ярминкәсе узды.

Балалар сәнгать мәктәбе мәйданчыгына район дәваханәсе, «Үзәк» МТС предприятиесе, «Чишмәэнергосервис», «Туклану үзәге» җәмгыятьләре, Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча бүлеге һәм Башкорт дәүләт аграр университет вәкилләре, шулай ук осталык дәресләре күрсәтү өчен үзаллы эшләүче чишмәлеләр килделәр.

Бу көнне эшсез гражданнар гына түгел, ә поселок мәктәпләренең югары сыйныф укучылары һәм Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалы студентлары да вакансияләр белән кызыксындылар.

Тамашачылар игътибарына агачтан бижутерия ясау, чәч үрү һәм как эшләү буенча осталык дәресләре тәкъдим иткән эшкуарлар Татьяна Корица, Марина Белаш һәм Римма Ганиева күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Кайчандыр үз эшләрен үстерүгә субсидия алган ханымнар бик теләп тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Укучылар һәм студентлар аларны бигрәк тә кызыксынып күзәттеләр.

Яраткан эшең белән шөгыльләнү, арыган булуга карамастан, зур канәгатьлек ул. Әмма, мин башта һөнәр алыр, аннары мөмкин булганча күңелемә хуш килгән эшкә вакыт бүләр идем, – дип фикере белән уртаклашты югары сыйныф укучысы һәм «Задоринки» бию коллективы әгъзасы Азалия Хәйруллина.

Балаларның күбесе шундый фикердә. «Проффест» чарасын оештыручылар да мөмкинлекләр күп булуын һәм теләсә кайсы яшьтә күңелеңә хуш килгән шөгыль табарга мөмкин булуын күрсәтергә теләделәр.

Чыгарылыш сыйныф укучыларының максатчан юнәлешләр белән актив кызыксынуын да билгеләп үтәргә кирәк. Шуңа күрә дә алар күбрәк үзәк район дәваханәсе һәм эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән аралаштылар, үзләрен кызыксындырган мәсьәлә буенча фикер алыштылар, сораулар бирделәр.

Кызганычка каршы, исем өчен генә килгән эш эзләүчеләр дә бар иде, алар вакансияләре булган оешмаларның тәкъдимнәре белән бик кызыксынып бармадылар. Ләкин, бәхеткә, барысы да түгел.

Мине кул эшләре җәлеп итә, үзем дә электән агачтан яндырып сыннар эшләү белән мавыга идем, – дип сөйләде Урта Хаҗәт авылыннан килгән Йомабика Сафина. – Ә хәзер бакча эшләре белән мәш киләм. Шулай ук җәмәгать эше белән дә шөгыльләнәм, «Агинәйләр» җәмгыяте җитәкчесе булып торам. Эшсез утыра алмыйм. Минемчә, әгәр дә монда тәкъдим ителгәннәрне чакырып өйрәтсәләр, килергә теләүчеләр булыр иде. Үз кулларың белән эшләп сату әйбәт бит. Бигрәк тә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле яки пенсия яшендәгеләргә өстәмә эш булыр иде, дип үз фикерен белдерде ул.

Проффест. Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты
Проффест. Рәсәй эше. Мөмкинлекләр вакыты
Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: