Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель , 13:58

Уртак хезмәт – уңыш нигезе

Шөнгәккүл авыл биләмәсе безнең районда иң зур биләмә санала. Анда 4 меңнән артык кеше яши, унөч торак пунктта ике меңгә якын шәхси хуҗалык, бер төп һәм бер урта мәктәп, «Башкир-Агроинвест», «Агро-Альянс» җәмгыятьләре һәм «Юбилейный» кошчылык фабрикасы бар.

Уртак хезмәт – уңыш нигезе
Уртак хезмәт – уңыш нигезе

Шөнгәккүл авыл биләмәсе безнең районда иң зур биләмә санала.

Анда 4 меңнән артык кеше яши, унөч торак пунктта ике меңгә якын шәхси хуҗалык, бер төп һәм бер урта мәктәп, «Башкир-Агроинвест», «Агро-Альянс» җәмгыятьләре һәм «Юбилейный» кошчылык фабрикасы бар.

Шөнгәккүл авыл Советы биләмәсе башлыгы Рәсим Гайзуллин сүзләренә караганда, халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү, юлларны карап тоту, су белән тәэмин итү – авыл Советы хезмәткәрләренең көндәлек хезмәте.

Рәсим Гайзуллин биләмә башлыгы вазифасына 2022 елның октябрендә билгеләнгән. Биләмәдәге ел ярымлык эшкә йомгак ясап, шактый эшләр башкарылган дип әйтергә була.

2022 елда Шөнгәккүл авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл тәртипкә китерелде, – дип сөйли башлады ул. – 2023 елда Үрге Хаҗәт авылында урам утлары капиталь ремонтланды. 1100 метр озынлыкта электрчыбыклар алыштырылды, 19 лампа куелды. Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы (ППМИ) буенча торак пункт ихтыяҗларына тәгәрмәчле «МТЗ-82» тракторы, шулай ук фронталь йөк төягеч сатып алынды. Шулай ук ППМИ программасы буенча Ябалаклы авылында су башнясын алыштыру буенча конкурста катнашу өчен процедура үттек. Юл фонды акчасына Шөнгәккүл авылында да 1,5 чакрым юл салынды. Агымдагы елда бу авылда тимер юл артында балалар мәйданчыгы төзергә планлаштырабыз, – диде ул.

Биләмә башлыгы янында Яңа Усман авылы старостасы Салават Исхаков та бар иде, шуңа күрә аңардан да авыл старостасы эше турында сораштык.

Мине бу вазифага 2019 елда сайладылар. Бу җәмәгать башлангычындагы эш, шулай булуга карамастан, безнең алда торган бурычларны хәл итүдә авыл биләмәсе башлыгына ярдәм итәргә тырышам. Бары тик хуҗалык эшләрен генә алып барам. Төп бурычым – халыкның ППМИда катнашуда активлыгын көчәйтү, – диде ул.

Староста әйтүенчә, һәр яз авыл буасын су ташкыны юдыртып алып китә, һәм ел саен яңаны корырга туры килә.

Быел бу мәсьәләне хәл итәргә теләк бар. Хуҗалык техникасы да кыр эшләре чорында шул буа аша йөри, – диде Салават Тимергали улы.

Аның староста вазифасына юкка гына сайланмавы аңлашыла.

2019 елда авыл зиратын профнастил белән киртәләп алдык, куакларны төпләдек, зират территориясен төзекләндердек. Шулай ук кыш көне кабер казу өчен генератор һәм пневматик борау сатып алдык. Хуҗалык кирәк-яраклар өчен будка төзедек, чүп-чар җыю өчен бункер куйдык. Зират бик яхшы торышта, – ди староста.

Яз җитү белән һәркем үзенең йорт янында тәртип урнаштыра.

Халык тәртипнең һәркайсыбызга бәйле булуын бик яхшы аңлый, – дип билгеләп үтте Салават Исхаков.

Биләмә башлыгы әйтүенчә, авыл старостасы махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюда җаваплылыкны үз өстенә алган.

Салават абый ватсапта «Барысы да җиңү өчен» дигән төркем оештырды. Анда 200ләп кеше кушылды. Алар бергәләшеп ярдәм җыюга бәйле мәсьәләләр турында фикер алышалар. Әйткәндәй, җыелган акчага суыткыч һәм кер юу машинасы сатып алып яугирләргә җибәрелде. Кешеләр үзләре тозлаган яшелчәләр, салатлар китерде, – ди Рәсим Хәмит улы.

Халык актив. Минем картага, кем күпме булдыра ала, шулкадәр акча күчерә. Кайберләренең кем икәнен дә белмичә калам. Ике йөздән алып берничә дистә мең сумга кадәр акча җибәрүчеләр бар, – ди Салават Исхаков.

Булдыклы староста 2022 елда авылның 150 еллыгын бәйрәм итүләрен искә алды. Тумышлары белән бу авылдан булган 200дән артык кеше җыелган.

Шулай ук Уфадан артистлар да килде. Безнең авылда клуб юк, шуңа күрә үзебез сәхнә кордык, ут үткәрдек, эскәмияләр куйдык. Бәйрәм бик күңелле узды! – дип искә алды ул.

Авылда клуб төзергә планлаштырабыз. Иганәчеләр эзлибез, документлар әзерли башлыйбыз, – дип сүзен тәмамлады староста Салават Исхаков.

Уртак хезмәт – уңыш нигезе
Уртак хезмәт – уңыш нигезе
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: