Чишмэ
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 апрель , 09:11

Алар бүгенге көндә дә сафта...

17 апрельдә Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Чишмә районының Эчке эшләр министрлыгы ветераннары советы рәисе, отставкадагы подполковник Әкрам Туктаров белән очраштык.

Алар бүгенге көндә дә сафта...
Алар бүгенге көндә дә сафта...

17 апрельдә Эчке эшләр министрлыгының эчке эшләр органнары һәм эчке гаскәрләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без Чишмә районының Эчке эшләр министрлыгы ветераннары советы рәисе, отставкадагы подполковник Әкрам Туктаров белән очраштык.

Советның бүгенге составы узган елның апрелендә сайланды, дип сүз башлады Әкрам Мөхәррәм улы, аңа ветераннар Раушания Дәүләтшина, Альбина Галиева, әлеге вакытта махсус хәрби операциядә булган Рөстәм Фәизов, Анатолий Емец һәм мин үзем керәм.

Совет рәисе әйтүенчә, аларның оешмасында Эчке эшләр министрлыгының офицерлар һәм сержантлар составындагы 141 ветераны бар.

Ветераннар советының төп бурычы халык арасында хокук бозуларны кисәтү эшен оештыру, полициягә кадрлар сайлауда, район территориясендә киңкүләм чаралар уздыру чорында җәмәгать тәртибен саклауны оештыруда ярдәм итү, дип дәвам итте совет рәисе. Без шулай ук мәктәптә үткәрелгән чараларда, ата-аналар җыелышларында катнашабыз. Бүгенге көндәге эшнең төп юнәлешләренең берсе махсус хәрби операциядә катнашу максатында Оборона министрлыгы белән контрактлар төзү өчен ветераннар белән эш алып бару.

Сүз уңаеннан, әлеге вакытта безнең дүрт ветераныбыз хәрби операциядә катнаша. Бу Азат Габбасов, Рөстәм Фәизов, Николай Максимов һәм Илдар Акбердин. Кызганычка каршы, Ринат Габбасов сугыш кырында батырларча һәлак булды.

40тан артык ветераныбызның Чечня Республикасында террорчылыкка каршы операциядә катнашуын, ике хезмәткәребезнең Әфганстан Республикасында интернациональ бурыч үтәвен билгеләп үтәргә кирәк.

Әмир Әделгәрәев, ул елларда район эчке эшләр органнарының социалистик милекне урлауга каршы көрәш бүлеге начальнигы буларак, Әфганстан Демократик Республикасына ярдәм күрсәтү өчен җибәрелгән.

Әкрам Туктаров лаеклы ялга чыккан бик күп ветераннарның районның төрле дәүләт учреждениеләрендә эшләве турында сөйләде.

Совет рәисе махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте.

Без хәрбиләргә мөмкин кадәр булышлык күрсәтәбез, шулай ук үзебезнең көрәштәшләргә адреслы гуманитар ярдәм җибәрәбез, диде ул.

Ветераннар советы шулай ук юбилярларны котлау өчен дә акча җыю оештыра.

Кызганычка каршы, арабыздан киткән ветераннарны җирләү өчен дә ирекле иганәләр дә җыела, диде совет рәисе ачынып.

Алар бүгенге көндә дә сафта...
Алар бүгенге көндә дә сафта...
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: