Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
31 март , 10:13

Уфа буйлап театраль тур

Пенсия яшендәге чишмәлеләрнең «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проектын гамәлгә ашыру барышында Уфага мәдәни экскурсиягә бару мөмкинлеге бар.

Уфа буйлап театраль тур
Уфа буйлап театраль тур

Пенсия яшендәге чишмәлеләрнең «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проектын гамәлгә ашыру барышында Уфага мәдәни экскурсиягә бару мөмкинлеге бар.

Иң якын сәфәр 11 апрельгә планлаштырылган. Бер көнлек турда катнашучыларны көндезге сәгать бердә район хакимияте бинасы янында уңайлы автобус көтәчәк. Экскурсиягә баруга Уфа «Нур» татар дәүләт театрында спектакль карау да керә.

Исегезгә төшерәбез, сәфәр алдыннан «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» сайтында теркәлергә һәм үзегез өчен кирәкле турны сайларга кирәк. Шуны онытмагыз, урыннар саны чикләнгән. Сораулар барлыкка килсә, төшкә кадәр район хакимиятендә 10-нчы кабинетка мөрәҗәгать итәргә була, белешмәләр өчен телефон 8 (34797) 2-05-88.

Ветераннар советы рәисе Радик Әхмәдиев билгеләп үтүенчә, икенче сәфәр 15 майга планлаштырылган сәяхәттә катнашучылар Торатауга барачаклар, Суфия мәчетен күрә алачаклар.

30 майда проект «Иглин районында башкорт халкы һәм индеецлар мәдәниятләренең берләшүе» программасы буенча «Терра» этнопаркына бер көнлек турга чакыра.

Уфа буйлап театраль тур
Уфа буйлап театраль тур
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: