Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март , 10:00

Йорт аллары төзекләнерме-юкмы? Халык үзе хәл итә

Чишмә поселогында территорияләрне төзекләндерү максатында «Башкортстан йорт аллары» республика программасын гамәлгә ашыру буенча гражданнар җыены узды. Быел әлеге проектка Чернышевский урамындагы йорт алды эләгә. Шушы көннәрдә муниципалитет җитәкчесе Ришат Мансуров, аның урынбасары Азат Гайнуллин, поссовет башлыгы Булат Вәлиуллин, «Тораксервис» җәмгыятенең баш инженеры Илдар Рәфыйков шул йортларда яшәүчеләр бе-лән очрашып проект белән таныштырдылар һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Дәвамын сайтта укыгыз

Йорт аллары төзекләнерме-юкмы? Халык үзе хәл итә
Йорт аллары төзекләнерме-юкмы? Халык үзе хәл итә

Күбесе булачак үзгәрешләрне уңай кабул итә, әмма кайбер аңлашылмаучанлыклар да бар. Өч кеше каршы чыкты – элек күмер саклау һәм гаражлар өчен тәгаенләнгән иске сарайларын сүттерергә теләмиләр. Биредә яшәүчеләр аларга әлеге сарайлар түбәсенә балалар менеп йөрүен күрергә туры килүе, иске корылмаларның сабыйлар гомере һәм исәнлеге өчен куркыныч булуы турында сөйләделәр. Үсмерләр һәм яшьләр өчен дә сарайлар янындагы мәйданчык кичләрен очрашу урынына әйләнә. Анда җыелышып тәмәке тартып, спиртлы эчемлекләр эчеп вакыт үткәрәләр.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, гражданнарның сорауларына җавап биреп, бу территория республика программасы ярдәмендә танымаслык дәрәҗәдә үзгәрәчәк, дип ассызыклады.

Йомшак резина җәелгән күп функцияле спорт һәм уен мәйданчыклары, ял итү, кер элү өчен урыннар, тротуарлар, җәяүлеләр юллары, автомобильләр өчен парковкалар булачак, агачлар утыртылачак, баганаларга утлар куелачак һәм башка күп нәрсәләр барлыкка киләчәк. Гаражлар һәм абзарлар сүтелергә тиеш – башкача була алмый.

Биредәге йортларның берсендә яшәүче яшь әни Гөлнара Воробьева бу проектка шат булуы турында сөйләде.

– Без монда өченче ел торабыз. Күченгәч бераз куркып калдык, чөнки балалар гараж башларына менеп йөгереп йөри башладылар. Шуңа күрә барлык халыкның ризалык бирүен һәм йорт алдының, ниһаять, төзекләндерелә башлавын телибез. Беренче чиратта, бу – хәвефсезлек һәм заманнан калышмау. Безгә, яшь гаиләләргә, бу бик мөһим. Өлкән буынга да дип уйлыйм. Эскәмиягә чыгып утырырга, үзгәрешләргә карап сокланып йөрергә, балаларның уйнауларын, көн саен өй янында гына спорт белән шөгыльләнүләрен күрергә мөмкин булачак, икенче җиргә барырга туры килмәячәк, – дип санап үтте ул. – Чагыштырырлык урыннар – поселокта республика программасы буенча төзекләндерелгән терри-торияләр бар, анда бик матур. Без дә тиздән яңа йорт алдында рәхәтләнеп йөри алырбыз, дип өметләнәбез.

Әлегә йорт советы рәисләреннән торган инициаторлар төркеме халыктан имзалар җыя.

Исегезгә төшерәбез, йорт алды уртак финанслау шартларында төзекләндерелә: 94 проценты республика бюджетыннан бирелә, бу суммага 5% муниципалитет өсти, тагын 1% милекчеләр үзләре җыя.

Безнең белешмә

Чишмә районында «Башкортстан йорт аллары» республика программасы буенча ун территория төзекләндерелгән. Чернышевский урамындагы проект исәп буенча унберенчесе булачак. Төзекләндерү үз эченә юлларга асфальт салуны, машина кую урыннарын, резина җәелгән балалар мәйданчыгы, ял итү урыннары төзүне, агачлар утыртуны, видеокүзәтү системалары куюны һәм йорт алларын яктыртуны үз эченә ала.

«Башкортстан йорт аллары» – республикада иң мөһим программаларның берсе. Бу хакта төбәк башлыгы Радий Хәбиров та күп тапкыр сөйләде.

2023 елда барлыгы 46 күп фатирлы йорт алды территориясе төзекләндерелгән, аларда 50 меңгә якын кеше яши.

Быел программа буена республиканың 33 шәһәрендә һәм районында тагын 143 йорт алды тәртипкә китереләчәк.

2024 елда «Башкортстан йорт аллары» программасын гамәлгә ашыруга республика бюджетыннан барлыгы 1 миллиард сум акча бүленгән. Программа муниципаль берәмлекләр тарафыннан финанслауны һәм халыктан 62 миллион сум акча җыюны күз уңында тота.

 

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: