Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март , 15:22

Яу кырында якташыңны очрату – зур шатлык

Лейтенант, «Башкортостан» полкының зенит-артиллерия батареясенең зенит-ракета взводы командиры Ринат Күзәев махсус хәрби операция барган җирдә якташыңны очрату зур шатлык булуы турында сөйләде.

Яу кырында якташыңны очрату – зур шатлык
Яу кырында якташыңны очрату – зур шатлык

«Алгы сызыкта якташларны очраткач, бик шатланабыз. Бу чакта иң якын кешеңне күргән кебек буласың...»

Лейтенант, «Башкортостан» полкының зенит-артиллерия батареясенең зенит-ракета взводы командиры Ринат Күзәев махсус хәрби операция барган җирдә якташыңны очрату зур шатлык булуы турында сөйләде.

Сугышчыларыбызның һәрберсе белән горурланам. Бу очрашулар безгә бик кадерле, шуннан көч-куәт аласың, бер минутка гына булса да туган якка кайтып килгән кебек буласың. Якташларымны исән-сау күрү, аларның тәвәккәл булулары, үз көчләренә ышанулары куанычлы. Үзем дә йөрәк кушуы буенча 2023 елның маеннан бирле хәрби операциядә катнашам, чөнки якын дусларым биредә. Без монда кирәкбез, диде Ринат Хәмит улы.

Яугиргә 2024 елның гыйнварында Рәсәйнең махсус операция зонасында кыюлык, батырлык күрсәтүе һәм хәрби хезмәткә тугры калуы өчен югары дәүләт бүләге Жуков медале тапшырылды.

2024 елның 1 февралендә лейтенант Күзәев Кызыл Лиман юнәлешендә «Башкортостан» полкы составында һөҗүм иткәндә дошман дроннарын бәреп төшерә. Контузия алуына һәм кулы сынуга карамастан, яу кырында калып, дошманның сигез дронын юк итә. Бу штурмлау отрядына дошман оборонасына үтеп керергә ярдәм итә.

Ринат Күзәев хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Указы белән генерал Шәйморатов медале белән бүләкләнде.

Ринат Хәмит улы әлеге вакытта хәрби операциядәге якташлары һәм шәхсән үзе исеменнән гуманитар ярдәм күрсәткән район халкына, хакимият башлыгына һәм волонтерларга рәхмәт белдерде.

Безгә ышанганыгыз өчен рәхмәт! Борчылмагыз, яугирләр сез җибәргән әйберләрнең барысын да ала. Сезнең хатларны һәм талисманнарны кадерләп саклыйбыз. Без гаделлек өчен көрәшәбез, һичшиксез җиңәчәкбез! Башкортстан алга! диде ул һәм якташларына сәлам юллады.

Яу кырында якташыңны очрату – зур шатлык
Яу кырында якташыңны очрату – зур шатлык
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: