Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 март , 10:17

Хәрбиләр династиясеннән яугирләр

Шушы көннәрдә редакциягә отставкадагы майор Фаил Нургалин килде. Фаил Нуриәхмәт улы төз гәүдәле, хәрбиләрчә ыспай һәм үткен карашлы ир-ат.

Хәрбиләр династиясеннән яугирләр
Хәрбиләр династиясеннән яугирләр

Шушы көннәрдә редакциягә отставкадагы майор Фаил Нургалин килде.

Фаил Нуриәхмәт улы төз гәүдәле, хәрбиләрчә ыспай һәм үткен карашлы ир-ат. Аңа бер дә 85 яшь димәссең. Нургалиннар гаиләсендә хәрби династияне ул һәм өлкән абыйсы Хәмзә башлап җибәргән.

Фаил Нуриәхмәт улы гаиләдә унынчы бала булып дөньяга килгән. Аңа ике яшь булганда әтисе сугыш кырында ятып калган. Ул кечкенәдән хәрби булырга хыялланган һәм барлык авырлыкларга карамастан, үз сүзенә тугры калып 30 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлаган.

Дүрт туганымның да уллары хәрби һөнәрен сайлады. Әлеге вакытта Нургалиннарның дүртенче буыны хәрби училищеларда белем ала, дип билгеләп үтте Фаил Нуриәхмәт улы.

Аларны беркем дә мәҗбүр итмәде. Безнең өчен бу көтелмәгән хәл түгел. Балалар хәрби династиягә нигез салучылар үрнәгендә үстеләр. Улым миннән күреп хәрби булды. Пермьдә югары хәрби команда-инженерлык училищесында укыды. Майор званиесендә лаеклы ялга чыкты. Аның улы, ягъни оныгым да гаилә традициясен дәвам итә. Армиядә хезмәт иткәннән соң, 2022 елда махсус операциягә китте. Һәм, әлбәттә инде, улым да читтә кала алмады, үз теләге белән Ватан сагына басты, диде ул.

Шулай итеп данлыклы Нургалиннар династиясен дәвам итүче әти белән ул махсус хәрби операциядә катнаша. Кыска вакытлы ялга да кайтып киткәннәр.

Яугирләр Туган ил алдындагы бурычларын батырларча үтәп, лаеклы хезмәт итә. Алар белән горурланабыз һәм бик борчылабыз, куанычлы хәбәрләр генә көтәбез. Яңалыкларны күзәтеп барабыз. Бар да яхшы булыр дип өметләнәбез, аларга таяныч булырга тырышабыз, дип сөйли Фаил Нуриәхмәт улы.

Минем өчен чын ир-ат һәм Ватанны саклаучы бер үк төшенчә. Бу гаиләсе, үз сүзләре һәм гамәлләре өчен җаваплылык тоючы, гаиләсен һәм Туган илен сакларга әзер кеше. Ул – үз дәүләтен якларга һәрвакыт әзер торган чын ватанпәрвәр, – диде ул.

Хәрбиләр династиясеннән яугирләр
Хәрбиләр династиясеннән яугирләр
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: