Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
1 март , 11:10

Район Советы утырышы үтте

27 февральдә Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 48-нче утырышы узды.

Район Советы утырышы үтте
Район Советы утырышы үтте

27 февральдә Чишмә муниципаль район Советының чираттагы 48-нче утырышы узды.

Утырыш киңәйтелгән, ачык форматта үтте. Район мәдәният сарае бинасында министрлыклар һәм ведомстволардан абруйлы кунаклар, Чишмә районының шәрәфле гражданнары, Дәүләт җыелышы – Корылтай һәм район Советы депутатлары, биләмәләр башлыклары һәм старосталары, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре һәм коллективлары, эшмәкәрләр һәм районның актив халкы җыелды.

«Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советы рәисенең 2023 елдагы эшчәнлеге һәм Башкортстан Республикасы Чишмә муниципаль район Советы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында отчет» доклады белән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Рамил Галиуллин чыгыш ясады.

Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров та үзенең үткән елдагы эшчәнлегенә һәм район хакимияте эшенә йомгак ясады. Ришат Әнис улы билгеләп үтүенчә, 2023 елда барлык эшчәнлек өлкәләрендә уңай якка үзгәрешләр күзәтелә. Муниципалитет җитәкчесе Евразия күчмә цивилизацияләр музее төзелеше темасын яктыртуга аерым тукталды. Әлегә сер итеп сакланган уникаль фото һәм видео материаллар тәкъдим ителде.

Совет утырышы барышында федераль һәм ведомство бүләкләре тапшырылды.

Артур, Нияз һәм Иллария исемле өч бала тәрбияләүче Илдария һәм Тимур Бурангуловлар гаиләсенә торак сатып алуга яки шәхси торак төзүгә социаль түләү алу хокукы биргән сертификат тапшырылды. Әлеге субсидия яшь гаиләгә «Рәсәй Федерациясе гражданнарын һәркем сатып ала алырлык һәм уңайлы торак һәм коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итү» дәүләт программасының «Рәсәй Федерациясе субъектларына гражданнарга торак белән тәэмин итүдә һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә дәүләт ярдәме күрсәтү вәкаләтләрен гамәлгә ашыруда булышлык итү» федераль проектын тормышка ашыру барышында бирелде.
Надежда Емец, Чишмә район Советы секретаре

Район Советы утырышы үтте
Район Советы утырышы үтте
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: