Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 февраль , 09:00

Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Совет чорында телевизордан да, матбугатта да гаилә династиясен дәвам итүчеләр турында тапшырулар һәм мәкаләләр еш була торган иде. Хәзерге вакытта бу кыйммәтләр бераз актуальлеген югалтты. Әтисе яки әнисенең эшен дәвам итүчеләр күп түгел. «Минем эздән китте» дип мактана алучылар аз. Күптән түгел без гаилә башлыгы эчке эшләр органнарында хезмәт иткән, уллары Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре, кызлары юрист булып эшләгән бер гаилә белән таныштык.  

Һөнәр сайлау – җаваплы эш
Һөнәр сайлау – җаваплы эш

Бу – Чишмәдә яшәүче Әлфия һәм Илнур Исхаковлар гаиләсе. Илнур Исхаков сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Йоматау техникумына укырга керә. Укыганда төркемдәш кыз белән таныша. Берничә ел очрашып йөргәннән соң матур итеп туй үткәрәләр.

Техникумны тәмамлагач, икесе дә үз белгечлеге буенча эшли башлый. Әмма гаилә башлыгына бухгалтер эше кызыксыз тоела һәм ул милиционер булырга карар итә. Штатка конвойчы итеп кабул ителә, соңрак хезмәтен дежур частьта дәвам итә. Берничә елдан соң участок полицейские вазифасына билгеләнә.

– Мин сигез авылның участковые булдым. Тыныч эш түгел, чөнки берәр хәл була калса, беренче булып барырга туры килә. Тикшерү эшен дә участок полицейские башлый һәм ул алып бара, кайвакыт, оператив төркем килгәнче җинаятьне ача, – ди Илнур Исхаков.

Ул егерме ел гомерен Эчке эшләр министрлыгы сафларында хезмәт итүгә багышлый. Майор дәрәҗәсенә ирешә, һәм 2000 еллар башында стажы тулып лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше бухгалтерлык системасында эшләвен дәвам итә.

Исхаковлар ике бала – ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Уллары Илдан 5-нче мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфа радиоэлектроника, теле-коммуникацияләр һәм хәвефсезлек колледжында укып белем ала. Бер ел армия сафларында хезмәт итеп кайтуына ике атна үтүгә документларын Эчке эшләр министрлыгының Чишмә районы буенча кадрлар бүлегенә тапшыра.

Ябык хәрби округларның берсендә яшерен частьта хезмәт иткән кече сержантны шунда ук полициягә эшкә алалар. Ул биш ел конвой хезмәтендә шофер булып эшли. Бер елга якын Эчке эшләр министрлыгының район буенча җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре була. «Ни өчен полициягә эшкә керергә булдың?» дигән сорауга ул:

– Әти үрнәге буенча. Әлеге карарны аңлы рәвештә кабул иттем. Биредә хезмәт итү ошый, – дип җавап бирде.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең яшь хезмәткәре эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Күптән түгел районның бер бакчачылык шир-кәтендә 20 урлау очрагын тикшереп, җинаятьчеләрнең кем булуын ачыклаган.

Исхаковларның кызы Лилия әлегә бала карау буенча ялда. Ул юридик белем алган һәм отпускка кадәр юрист булып эшләгән.

Районда Исхаковлар кебек ата-ана династиясен дәвам итүче гаиләләр күбрәк булсын иде.

Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: