Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 февраль , 09:34

Мемориаль тактаташ ачылды

Башкорт агросәнәгать колледжының Чишмә филиалында кайчандыр әлеге уку йортында белем алган һәм Украина территориясендә барган махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләр хөрмәтенә тантаналы рәвештә мемориаль тактаташ ачылды.

Мемориаль тактаташ ачылды
Мемориаль тактаташ ачылды

Колледжга яу кырында башын салган егетләрнең туганнары һәм якыннары чакырылды. Бу көнне беркем күз яшьләрен тыя алмады.
Рәсәй байрагы тотып басып торган егетләрнең берсе соңрак тәэссоратлары белән уртаклашып, мондый мизгелләрнең күңелгә авыр булуы турында сөйләде, чөнки күпләр әле һаман булса алгы сызыкта Ватан алдындагы бурычын үти.
Владислав Авдеев, Данис Вәлиев, Андрей Стручков, Вәсим Камалов, Алик Шәрипкулов, Рәфис Кәримов – бу исемнәр аларның әниләре, әтиләре, туганнары һәм дуслары, студентлар һәм якташлары хәтерендә сугыш һәм намус төшенчәләре булып мәңгелеккә истә калыр.
Бу көнне Чечня Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераны, Башкортстан Республикасының хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе урынбасары, Кырмыскалы районының хәрби хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе һәм колледж директоры Финат Бикузин, шулай ук Чишмә поссоветы башлыгы Булат Вәлиуллин тарафыннан бик күп җылы сүзләр әйтелде.
Һәлак булган сугышчы Вәсим Камаловның тормыш иптәше дә җыелучылар алдында рәхмәт белдереп чыгыш ясады.
Мемориаль тактаташ – ул һәлак булган яугирләргә карата хөрмәт билгесе һәм мәңгелек хәтер. Безнең хәтердә алар һәрвакыт япь-яшь егетләр булып истә калыр.

Автор:Елена Дибаева
Читайте нас: