Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 февраль , 17:00

Өлкән буын өчен махсус тур

Республика халкы арасында киң танылу алган «Башкорт-белорус озын гомерлелеге. Туризм» проекты дәвам итә. Проект 55 яшьтән хатын-кызлар һәм 60тан узган ир-атлар өчен, шулай ук хезмәт стажы буенча пенсиягә чыккан, Башкортстан Республикасы территориясендә даими теркәлү урыны булган РФ гражданнары өчен гамәлгә ашырыла. Сәяхәткә барырга теләүчеләр [долголетие.соцтуризмрб. рф] (https://долголетие.соцтуризмрб.рф/) сайтында теркәлә ала.

Өлкән буын өчен махсус тур
Өлкән буын өчен махсус тур

 

Системага кергәч, киләсе өч айда очу даталары күрсәтеләчәк, турны броньларга мөмкин.

Программада катнашу пенсионерларның 27000 сум күләмендә өлешчә түләвен күздә тота. Теркәлгәннән соң, барлык детальләрне һәм очыш вакытын хәбәр итү өчен турфирма вәкиле элемтәгә керәчәк.

Шундый ук программа буенча Башкортстан Республикасында да бер көнлек турга барырга мөмкин.

 

Автор:Лиана Усманова
Читайте нас: