Чишмэ
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль , 09:00

Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өйләр буйлап йөреячәк

2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр участок сайлау комиссияләре әгъзалары Рәсәй Федерациясе Президентын сайлау турында халыкка мәгълүмат җиткерү өчен, республиканың барлык шәһәрләрендә һәм районнарында фатирлар һәм йортлар буйлап йөреп чыгачак. Бүген, 17 февральдә, бөтен ил буенча, шул исәптән Башкортстанда «ИнформУИК» проекты башлана.

Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өйләр буйлап йөреячәк
Участок сайлау комиссияләре әгъзалары өйләр буйлап йөреячәк

РФ Үзәк сайлау комиссиясе проектның инициаторы булып тора.

Сайлау алдыннан «халык санын алу»ның төп бурычы теркәлгән сайлаучылар исемлеген аныклау, нинди ысул белән тавыш бирү мөмкинлеге турында сөйләү, өйдә тавыш бирүгә гариза кабул итү, сорауларга җавап бирү.

Участок сайлау комиссияләре әгъзаларын акка зәңгәр белән язылган, кием өстеннән киеп куелган алъяпмалардан танырга мөмкин. Аларның үзләре белән зәңгәр тукымадан тегелгән сумкалары, значоклары, исем-шәрифләре язылган, зәңгәр мөһер сугылган һәм участок сайлау комиссиясе рәисе кул куйган таныклыгы, «ИнформУИК» кушымтасы белән телефоны, теркәлгән кандидатлар турында мәгълүмат язылган лифлет һәм листовкалары булачак.

«ИнформУИК»та катнашучылар махсус мобиль кушымта кулланачак, анда анкета мәгълүматлары кертеләчәк. Барысы да халык санын алгандагы кебек. Комиссия әгъзалары анкета буенча сораулар бирәчәк. Барлык эш берничә минут дәвам итәчәк. Участок сайлау комиссияләре әгъзаларына агитацияләү тыела, бары тик мәгълүмат бирү генә рөхсәт ителә. Республиканың хөрмәтле халкы, алар өчен ишекләрегез ачык булсын. Сезнең хезмәттәшлеккә өмет итәбез, диде Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Марат Гадилов.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: