Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
17 февраль , 12:00

Түбән Хаҗәттә гражданнар кабул ителде

Гражданнарны кабул итү – бик уңайлы аралашу форматы. Ул халыкка алдан язылмыйча һәм чиратсыз гына барлык белгечләргә берьюлы мөрәҗәгать итәргә мөмкинлек бирә. Аның барышында теләге булган һәркем муниципалитетның сәламәтлек саклау, мәгариф, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, мәшгульлек кебек барлык өлкәләрен диярлек колачлаган сораулар бирә ала.

Түбән Хаҗәттә гражданнар кабул ителде
Түбән Хаҗәттә гражданнар кабул ителде

Чарада катнашучылар арасында Чишмә районының Күп функцияле үзәгендә эшләүче Алсу Мәҗитова да бар иде. Халык аңа социаль түләүләр, пенсия билгеләү, хезмәт ветераны таныклыгы бирү турындагы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Түбән Хаҗәт авылында яшәүче Рәфинә Исәнгужина әйтүенчә, бер сәгать эчендә барлык сорауларыңа җавап табарга мөмкин булды.

Барлык өлкәләргә диярлек кагылган вәкилләр бар, бу бик мөһим. Мин үземнең нинди сорау белән мөрәҗәгать итүемне яңгыратып тормыйм, тик шуны әйтәм, миңа барысын да аңлатып җавап бирделәр һәм хәзер ничек эшләргә кирәклеген беләм, дип билгеләп үтте Рәфинә Әнәс кызы.

Төрле сәбәпләр аркасында поселокка килә алмаган кешеләрне торак пунктларга барып кабул итү гражданнар өчен уңайлы, ди Республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең Чишмә районы буенча территориаль бүлеге җитәкчесе Гөлнара Уразмәтова.

Әлбәттә инде, безгә эшкә урнашу, вакансияләр, лаеклы ялга вакытыннан алда чыгу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать иттеләр. Мәсәлән, пенсия яше якынлашкан гражданнар, үзләре эшләгән оешма ябылу сәбәпле хезмәт эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр булсалар, пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукына ия булалар. Һәм тагын да, бездә шулай ук пенсионерларның АСПК социаль контракт нигезендә адреслы ярдәм алу мөмкинлеге бар. Ягъни пен-сия яшендәге кешеләр 350 мең сум акча алуга дәгъва итә ала.

Гөлнара Риф кызы хәбәр итүенчә, узган елда Караякуп авыл Советыннан бер хатын-кыз бу суммага маллар алып, бизнес-план буенча алдына куйган бурычны үтәгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарны кабул иткәндә мөрәҗәгатьләр бик күп була. Кайбер проблемалар шунда ук хәл ите-лә, ә кайберләренә берничә көн кирәк була, ә кайвакыт

берьюлы берничә оешма һәм ведомство белгечләре җәлеп ителгән мәсьәләләр дә очрый.

Чишмә авыл Советы биләмәсе хакимияте башлыгы Равил Насыйров билгеләп үтүенчә, барлык гражданнарның мөрәҗәгатьләре игътибарга алынган.

Барлык сораулар каралачак, һәркайсын хәл итүдә кулай вариантлар табачакбыз, дип билгеләп үтте Равил Радик улы.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: