Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 гыйнвар , 10:13

Яугирләргә - окоп шәмнәре

Ябалаклы авылында яшәүчеләр махсус хәрби операция башлануга изге эшкә – волонтерлык хәрәкәтенә кушылганнар. Алар гуманитар ярдәм җыюда катнашалар, шулай ук Лугански һәм Донецки халык республикаларыннан күченеп килүчеләр өчен кием-салымнар җибәрәләр. Әлеге вакытта Ябалаклы авылының битараф булмаган халкы Фирүзә һәм Фәнис Кутловлар җитәкчелегендә окоп шәмнәре ясыйлар.

Яугирләргә - окоп шәмнәре
Яугирләргә - окоп шәмнәре

–Үзем дә контракт буенча хезмәт итәргә теләгән идем, әмма сәламәтлек торышым буенча медкомиссия үтә алмадым, – дип билгеләп үтте Фәнис Кутлов. – Шуңа күрә яугирләргә ярдәм итүне үз бурычым дип саныйм. Сугышчылар кыска вакытлы ялга кайтканда, алардан беренче чиратта нәрсәләр кирәклеген сораштым. Алар блиндажларны һәм землянкаларны, ризык-ларны җылыту өчен кулланыла торган окоп шәмнәре бик кирәк, дип җавап бирделәр. Бу кыр шартларында иң кирәкле әйбер, диделәр алар.

Шуннан соң эш башланган да инде. Башта поселокның Инкубатор урамында урнашкан «Чебурашка» волонтерлар клубы әгъзалары белән танышканнар.

– Безгә анда барысын да күрсәттеләр, өйрәттеләр. Аннары парафинга заказ бирдек, катыргы, балавыз һәм банкалар җыйдык. Беренче окоп шәмнәрен тормыш иптәшем Фирүзә белән бергә ясап карадык. Әйбәт килеп чыкты. Аннан соң безгә күршеләребез Венера белән Азамат Әхмәтшиннар, Гайшә Йосыпова, Салават хәзрәт Вәликәев белән аның тормыш иптәше Әминә кушылды. Людмила белән Сергей Тихоновларга аерым рәхмәт белдерәсебез килә. Бер пакет парафинның авырлыгы 22,5 килограмм тәшкил итә. Бу 70 шәм ясау өчен җитә. Менә шулай, бергәләшеп безнең өйдә беренче партияне ясап, волонтерлар үзәгенә тапшырдык, – дип сөйләде Фәнис Кутлов.

Хәзер инде активистлар саны көннән-көн арта, алар авылның «Сәлам» мәчетенә җыелалар. Яңа Усман, Түбән һәм Урта Хаҗәт авыллары халкы да материаллар белән һәм акчалата ярдәм күрсәтә…

Бер окоп шәме якынча биш сәгать чамасы яна, ди Фәнис Кутлов. Шәм төтенләмәсен өчен өстенә тагын бер-ике калак балавыз салырга кирәк.

Авыл активистлары билгеләвенчә, өч-дүрт сәгать эчендә 70ләп шәм ясап була.

Иң мөһиме, яугирләребез кышкы салкын көннәрдә өшемәсеннәр, кайнар чәй эчеп, ризык җылытып ашый алсыннар, ә без алар өчен ышанычлы тыл булырбыз, диләр ябалаклылар.

Ябалаклыда «Миңлебикә» агинәйләр клубы әгъзалары да гуманитар ярдәм күрсәтә. Алар турында гәзитнең киләсе саннарында язарбыз.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: