Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
15 декабрь 2023, 09:35

Янгыннарга юл куймау – һәркемнең эше

Чишмә районы ирекмәннәре Волонтерлар көне уңаеннан республика дәрәҗәсендә бүләкләнделәр. Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлеге начальнигы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Латыйпов янгын сүндерүдә актив катнашканнары өчен аларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдар Байбурин үзе дә һәрвакыт ян-гын сүндерергә барырга әзер. Тик янгыннар бөтенләй булмасын иде, ди Илдар Усман улы. Дәвамын сайтта укыгыз

Янгыннарга юл куймау – һәркемнең эше
Янгыннарга юл куймау – һәркемнең эше

2009 елда элекке хәрби «ЗИЛ-131» автомобиле нигезендә эшләнгән янгын сүндерү машинасы алдык. Янгын беркемне дә балаларны да, картларны да аямый. Ут яшен тизлегендә ялмап ала, халыкның бердәм булып җитез эш итүе генә зур бәладән котылып калырга ярдәм итә. Ваемсыз булмаулары һәм ярдәмгә килергә әзер торулары өчен авыл халкына рәхмәт белдерәм. Ләкин башкалар кайгысына битараф булучылар да бар. Алар кулларына чиләк һәм көрәк тотып ярдәмгә ашыгу урынына читтән генә телефонга төшереп торалар, дип канәгатьсезлек белдерде Илдар Байбурин.

Илдар Усман улы – районда иң тәҗрибәле җитәкчеләрнең берсе. Ул 20 ел дәвамында авыл биләмәсе башлыгы вазифасын башкара, Сафар, Өйдрәк, Карамалы, Кушкуак һәм Яшькәй торак пунктлары халкының көнүзәк проблемаларын хәл итә.

Авыл биләмәсе территориясенә зур игътибар, ә халкына даими хәстәрлек таләп ителә.

Илдар Усман улының төп кагыйдәсе эшне иртәгәгә калдырмыйча бүген үк эшләү. Сафар авыл Советы биләмәсе башлыгын халык шуның өчен дә ихтирам итә.

Ибраһим авыл Советы биләмәсе башлыгы Илдус Солтанов җитәкчелегендәге волонтерлар командасы да Рәсәй Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәлеге начальнигы, эчке хезмәт генерал-майоры Марат Латыйповның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Ибраһим авыл Советының аның җитәкчелегендәге ирекле янгын күзәтчелеге командасы (авыл биләмәсе тракторчысы Венер Кәбиров, мәдәният йорты директоры Илнур Хафизов һәм янгын сүндерүче Азат Ганиев) янгын сүндерү өчен җайлаштырылган техникада «Башкортстан Республикасының иң яхшы ирекле янгын сүндерү командасы» смотр-конкурсында мактаулы өченче урын алдылар. Ярышлар быел сентябрьдә «Патриот» хәрби-ватанпәрвәрлек паркында узды.

Ибраһим авыл биләмәсенең ирекле янгын сүндерүчеләре алты торак пунктны һәм ике меңгә якын кеше яшәгән өч бакчачылык ширкәтен хезмәтләндерә.

Быел авылларда чыккан унсигез янгынны һәм коры үләнгә капкан утны сүндерергә туры килде, дип сөйли Илдус Солтанов. Шулай ук бездә ирекмәннәр дружинасы да бар, алар ай саен халык белән көнкүрештә янгын хәвефсезлеге буенча инструктаж үткәрәләр. Менә әле дә, яңа ел алдыннан шәмнәр һәм бенгаль утларын кабызганда сак булырга кирәклеге турында кисәтәбез. Яңа ел бәйрәмендә чыккан янгыннарның тагын бер сәбәбе электр чыбыкларга ут кабу. Шулай ук кулдан ясалган электр җылыткычларны да кулланырга ярамый. Профилактик рейдлар нәтиҗә бирә. Элегрәк команда, уртача алганда, елына 22-25 тапкыр янгын сүндерергә чыккан булса, соңгы елларда ут чыгу очракларының кимүе күзәтелә, ди ул.

Илдус Динислам улы билгеләп үтүенчә, Ибраһим авыл Советында тракторчы Венер Кәбиров, янгын сүндерүчеләр Илнур Хафизов, Илнур Солтанов, Филүс Әхмәдиев, Азат Ганиев, Альмир Әхмәтов һәм башкалар катнашлыгындагы көчле янгын сүндерү командасы бар. Авыл биләмәсе халкы да янгын сүндергәндә читтә калмый, актив катнаша.

Кешеләрнең ярдәмчеллегенә, кирәк чакта булышлык итәргә әзер булуларына шатмын. Беркем дә башкаларга бәла килгәндә битараф түгел, һәркем мөмкин булганча ярдәм кулы суза. Хөрмәтле якташлар, актив тормыш позициясе өчен сезгә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, ди Илдус Солтанов.

Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: