Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
24 ноябрь 2023, 14:40

Белоруссиягә сәяхәт

Күптән түгел Караякуп авылыннан Саймә һәм Исмәгыйль Усмановлар, Яңа Ябалаклыдан Кәримә Әхмәтшина һәм Әфкать Вәлиев «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проекты буенча Беларусь Республикасында булып кайтканнар.

Белоруссиягә сәяхәт
Белоруссиягә сәяхәт

Күптән түгел Караякуп авылыннан Саймә һәм Исмәгыйль Усмановлар, Яңа Ябалаклыдан Кәримә Әхмәтшина һәм Әфкать Вәлиев «Башкортстанда озын гомерлелек. Туризм» проекты буенча Беларусь Республикасында булып кайтканнар.

Ноябрь аенда оештырылган турда республика буенча пенсия яшендәге 47 кеше катнашкан. Сәяхәт сигез көн дәвам иткән. Программа буенча туристлар Белоруссия башкаласында гына булмаганнар, ә Минскига якын урнашкан истәлекле урыннар һәм тарихи һәйкәлләр белән дә танышканнар. Сәяхәттән кайткач, аларның тәэссоратлары белән уртаклашуын сорадык.

Иң беренче чиратта, кешеләрнең әдәпле булуы таң калдырды. Шәһәрдә экскурсоводсыз да йөрдек. Читтән килгән туристларга адашырга да озак түгел. Игътибар белән тыңлап, ярдәм итүчеләр адым саен очрады. Бер тапкыр шәһәр транспортына утырып киттек, ә анда юл билеты (проездной) белән генә түләргә мөмкин икән, ә ул бездә юк бит инде. Безне төшереп калдырганнар дип уйлыйсыздыр, киресенчә, кирәкле урынга бушлай илтеп куйдылар. Мондый мөнәсәбәткә гаҗәпләндек. Сәяхәттән бары тик күңелле хатирәләр генә калды. Үзебезне кире СССР заманына кайткан кебек тойдык. Кибетләрдәге бәяләр 40 тиен, 90 тиен һ.б. Товарларның бәясен карап йөрү кызык булды, дип сөйләде Саймә Усманова.

Сүз уңаеннан, безнең акчага күчерсәк, Үзәк банк курсы буенча 21 ноябрьгә белоруслыларның 1 сумы Рәсәйдәге 28,66 сумга туры килә. Шул ук вакытта безнең акча белән дә түләргә мөмкин, алыштырырга кирәкми.

Кәримә Әхмәтшина Белоруссия урамнарының һәм юлларының чисталыгы турында сөйләде.

Кайда гына булсак та, вокзалда, кунакханәдә, Белоруссия шәһәрләрендәме, урамнарда чүп-чар юк. Безнең өчен бу гаҗәп. Минскида машиналар күренми диярлек. Халык метрода яки җәяү йөри. Туклану учреждениеләрендә кунакларны хезмәтләндерү дәрәҗәсе дә югары. Күңелдә бары тик яхшы хатирәләр генә калды, дип тәэссоратлары белән уртаклашты Кәримә Әхмәтшина.

Белоруссиягә сәяхәт
Белоруссиягә сәяхәт
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: