+4 °С
Болытлы
Шушы көннәрдә Түбән Хаҗәт авылы халкы «Яшел Башкортстан» акциясенә кушылды.
Тирә-як мохиткә битараф булмаган һәркем яшь үсентеләр утыртуда катнашты. Бергәләшеп утыртылган нарат агачлары киләчәктә авыл территориясен бизәп торачак.
Бу эштә уртахаҗәтлеләр дә читтә калмады, юкә, имән һәм нарат үсентеләре утырттылар. Урта Хаҗәт авылы хезмәтчәннәре истәлегенә Хезмәт даны аллеясы булдырылды.