Чишмэ
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
30 октябрь 2023, 12:51

Чишмә районы делегациясе Бөтенрәсәй Форум-күргәзмәдә катнашты

Инвалид булу квалификациядән мәхрүм итү өчен сәбәп булырга тиеш түгел. Бу билгеле өземтә «Киртәләрне җимереп» Бөтенрәсәй Форум-күргәзмәсендә катнашучыларның тормышын төгәл чагылдыра.

Аның эшендә Чишмә районы делегациясе дә актив катнашты. «Бөтенрәсәй инвалидлар җәмгыяте» Башкортстан республика оешмасының урындагы бүлекчәсе рәисе Эльза Янабаева адаптив физкультура, спорт һәм туризм буенча берничә «түгәрәк өстәл»дә катнашулары турында сөйләде.

Үткән елгы форумда үземә карбон кресло-коляска сатып алдым. Медицина өлкәсендәге инновацион яңалыклар хәзерге заманга яраклаштырылган булулары белән гаҗәпләндерде. Тормыш юлында сәламәтлек буенча җитди проблемалары булган, көчле ихтыярлы инвалидларның илһамлы чыгышлары таң калдырды, алар бернигә карамастан, күп нәрсәгә ирешәләр. Инвалидлар беркайчан да төшенкелеккә бирелеп, өметне өзеп, бернигә шатланмыйча, бернәрсә эшләргә теләмичә, максатсыз яшәргә хакың булмауның ачык мисалы, дип тәэссоратлары белән уртаклашты Эльза Янабаева.

Чишмәлеләр инвалидлар өчен модалы киемнәр күрсәтүдә модельләр буларак чыгыш ясадылар. Аны шигырьләр язучы Мария Ибраһимова ачып җибәрде.

Мондый чарада беренчегә катнаштым. Башта каушап калдым, әмма аннан ошап китте. Гомумән алганда, форум югары дәрәҗәдә оештырылды. Мине мөмкинлекләре чикләнгән, легендага әйләнгән шәхес, тренер, малтабар, хәйрия фондын оештыручы, паралимпияче-йөзү буенча рекордсмен, дүрт бала атасы Алексей Талайның чыгышы бик рухландырды. Аның куллары да, аяклары да юк, үзенең тырышлыгы аркасында гына күп нәрсәгә ирешкән. Мин дә коляскада йөрим, ләкин кулларым һәм аякларым бар бит. Тормышның кадерен белеп яшәргә кирәк. Чөнки үз-үзеңә ышанганда гына уңышка ирешергә мөмкин, диде Мария.

Чишмә районы делегациясе Бөтенрәсәй Форум-күргәзмәдә катнашты
Чишмә районы делегациясе Бөтенрәсәй Форум-күргәзмәдә катнашты
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас: