Зур туристик комплексның беренче этабын – Турахан визит-үзәген төзү эшләре дәвам итә.
Әлеге вакытта бина эчендә эш алып барыла: белгечләр канализация һәм тышкы челтәрләрне урнаштыру белән шөгыльләнәләр.
Төзелеш-монтаж эшләре мастеры Айдар Гыймранов бүгенге көннәрдә җир асты, кар һәм яңгыр суларын читкә чыгару өчен кирәкле дренаж системасы урнаштырылуы турында сөйләде. Металл конструкцияләрне монтажлау буенча эш тәмамланган. Тирә-якны карап, күзәтеп тору мәйданчыгында һәм бина эчендә тимер-бетон идәннәр җәюгә әзерлек бара.
Электр-газ белән эретеп ябыштыручы Марс Юлдашбаев биредә бер айга якын эшли. Ул бу эш белән 1986 елдан бирле шөгыльләнә.
– Ил буенча зур объектлар төзүдә катнашуыма шатмын. 1989 елда Байкал-Амур магистрален төзүдә катнаштым, ул вакытта миңа 21 яшь иде, – дип сөйләде Марс Юлдашбаев. – Чишмәдә дә күп кенә объектларда эшләдем. Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзү буенча зур проектны тормышка ашыруда да үз өлешемне кертүемә бик шатмын. Горурлануымны яшермим.
Тиздән биредә түбә кору – профнастилны монтажлау, җылыту һәм тарттыру эшләренә керешәчәкләр. Арытаба янгын сүндерү, су белән тәэмин итү һәм канализация торбаларын сузу буенча эш алып барылачак.