Чишмэ
+4 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 октябрь 2023, 18:26

Чишмә егетләре армиягә китте

16 октябрьдә районның хәрби хезмәткә озату пункты территориясендә халык күп булды. Бу көнне Кораллы көчләр сафына быел көз тәүге булып хезмәткә китүчеләр чакырылды.

Чишмә егетләре армиягә китте
Чишмә егетләре армиягә китте

16 октябрьдә районның хәрби хезмәткә озату пункты территориясендә халык күп булды. Бу көнне Кораллы көчләр сафына быел көз тәүге булып хезмәткә китүчеләр чакырылды.

– Ил территориясендә хезмәт итәргә алынасыз. Сезне махсус операция барган төбәкләргә җибәрмәячәкләр. Хәрби хезмәт тәмамланганнан соң гына, теләгегез булса, контракт буенча хезмәт итү турында үзегез карар кабул итә алачаксыз. Сак булыгыз, тәртип бозмагыз, командирларны тыңлагыз. Хәерле юл! – диде хәрби комиссар Илфир Сәлимгәрәев.

Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров егетләргә үгет-нәсихәт белән мөрәҗәгать итте.

– Хөрмәтле хезмәткә алынучылар, бүген сез дә хәрби бурычыгызны үтәр өчен зур юлга чыккан көн. Бер ел – ул сез хәрби эшкә өйрәнергә тиешле, үзегезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны һәм безнең дәүләт мәнфәгатьләрен якларга өйрәнәчәк ир-ат булып җитлегергә тиешле чор. Балачак тәмамланды, хәзер сездән ихтыяри сыйфатлар таләп ителә. Якыннарыгызга карата игътибарлы булуыгызны сорыйм, аларга, мөмкин булса, үзегез турында хәбәр итегез, шалтыратыгыз. Шәхси дисциплинаны саклагыз. Бер елдан соң без сезнең көчле булып, ныгып кайтуыгызны көтәбез. Хезмәтегез җиңел үтсен, уңышлар сезгә! – диде ул.

Егетләр туганнары һәм якыннары белән хушлашканда үзләрен тыныч тоттылар.

Енгалыш авылыннан хезмәткә алынучы Кириллның әнисе Любовь Агафонова тормыш иптәшем үз теләге белән махсус операциягә китте, ә Кирилл «Армиягә барам», – дип карар итте, – ди.

– Озату авыр, ләкин җибәрмичә булмый, – ди Уфа автотранспорт колледжын тәмамлаган Сергей Аврамчукның әнисе.

Егет үзе дә: – Барысы да яхшы. Мин әзер, – ди.

Чишмә егетләре армиягә китте
Чишмә егетләре армиягә китте
Автор:Наиль Мунзаров
Читайте нас: