Чишмэ
+16 °С
Дождь
Җәмгыять
13 Октября 2023, 05:33

Шәйморатовчылар булулары белән горурланалар

Поселокның беренче мәктәбе укучылары шәйморатовчылар сафына алындылар. Тантаналы чарада 5 «Ш» сыйныфның 28 укучысы комдив исеменә лаеклы булырга ант бирделәр, башкорт һәм рус телләрендә «Шәйморатов генерал» җырын башкардылар.

Шәйморатовчылар булулары белән горурланаларШәйморатовчылар булулары белән горурланалар
Шәйморатовчылар булулары белән горурланалар

Поселокның беренче мәктәбе укучылары шәйморатовчылар сафына алындылар. Тантаналы чарада 5 «Ш» сыйныфның 28 укучысы комдив исеменә лаеклы булырга ант бирделәр, башкорт һәм рус телләрендә «Шәйморатов генерал» җырын башкардылар.

Бу Чишмә районында Бөек Ватан сугышы чорында үзенең курку белмәс батырлыгы белән дан казанган легендар генерал-майор, 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Шәйморатов исемен йөртәчәк икенче сыйныф.

«Шәйморатовчы» булу бик абруйлы, дип билгеләп үтте район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров сыйныфка 112-нче Башкорт кавалерия дивизиясе байрагының күчермәсен тапшырып, һәм шәйморатовчылар символикасы белән мәктәп формасы зур җаваплылык йөкләвен билгеләп үтте. Сыйныф командиры Полина Петрова легендар комдив истәлегенә лаеклы булу өчен бар көчебезне салырбыз, дип ышандырды. Полинаның әнисе күрсәтелгән хөрмәт өчен рәхмәт белдерде. Ата-аналар һәрнәрсәдә ярдәм итәргә әзер, дип ассызыклады ул.

– Сыйныф бердәм, балалар укуга җаваплы карый. Һәркем үз алдына куелган бурычны үтәр, дип ышанам, – диде башлангыч сыйныф җитәкчесе Лилия Моисеева укучылар өчен мөһим чарада.

Илнара Сабированың картәнисе Флүрә Рәшит кызы тантаналы чарага Алкин шифаханәсе авылыннан ук килгән.

– Бүген безнең гаилә өчен дулкынландыргыч көн! Балаларыбыз белән горурланабыз. Бу алар өчен зур хөрмәт, – дип үз фикерен белдерде ул тантаналы чарадан соң.

Бу атнада Алкин-2 авылының Р. Абзалов исемендәге мәктәбе укучылары да «яшь шәйморатовчылар» сафын тулыландырды. Якын киләчәктә һәр мәктәптә шәйморатовчылар сафына алуга багышланган чаралар узачак.

Шәйморатовчылар булулары белән горурланалар
Шәйморатовчылар булулары белән горурланалар
Автор:Дильбар Хамитова
Читайте нас