

Чишмә район мәдәният сараенда Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көне хөрмәтенә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды.
Әлеге чараны Рәсәй Үзәк диния нәзарәтенең Чишмә районы мөхтәсибәте һәм Уфа шәһәренең Рәсәй ислам университеты вәкилләре оештырды.
Бәйрәм мөселманнарның кичке «Әл-Мәгъриб» намазын укудан башланды.
Чараның тантаналы өлешен Чишмә районы имам-мөхтәсибе Зөфәр хәзрәт Собхангулов ачты.
– Бүген биредә җыелучыларны Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлыйм. Барыгызга да иман байлыгы, сәламәтлек һәм бәрәкәтле тормыш телим. Уй-ниятләребез саф, якыннарыбыз сәламәт булсын. Һәр йортта шатлык һәм бәхет хакимлек итсен, һәрберебез яңа туган көнгә куанып яшәсен, – дип теләде хәзрәт.
Сәхнәгә районның өлкән имамнарының берсе, хезмәт ветераны, «Дини эшчәнлек өчен» ордены иясе, Ибраһим авылы хәзрәте Рәсим Мәгъсүмов чакырылды. Ул барлык чишмәлеләргә тыныч тормышта яшәүләрен һәм һәр эштә уңышларга ирешүләрен, махсус хәрби операциягә китүчеләрнең исән-сау кайтуын теләде.
Район хакимияте башлыгы Ришат Мансуров бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп мөрәҗәгать итте:
– Бу бәйрәм мөселманнар дөньясында әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Районның мөселманнар җәмгыяте хакимият белән актив хезмәттәшлек итә. Без шатлыклы минутларда да һәм, кызганычка каршы, авыр минутларда да бергәбез. Зөфәр хәзрәт махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз өчен гуманитар ярдәм җибәрү буенча эш оештырды. Барыгызны да әлеге изге бәйрәм белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек һәм бәрәкәтле тормыш телим.
Зөфәр хәзрәт Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләде. Чарада катнашучылар пәйгамбәребезнең (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын!) дөньяга килүе, сабый чагы һәм яшьлек еллары, аның аша бөек Коръән иңүе турындагы чыгышын тыңладылар.
Арытаба Уфа ислам университеты мөгаллиме һәм студентлары чыгыш ясады.
Чара ахырында Чишмә районының барлык имамнары Мөхәммәд пәйгамбәрнең бу дөньяга килүе хөрмәтенә мөнәҗәт укыдылар.